Г тукай ижатында миллэт язмышы сочинение

ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ИҖАТЫНДА МИЛЛӘТ ЯЗМЫШЫ

Ганиева Алия Рустамовна,

Әлмәт шәһәренең17 нче  автономияле гомуми урта белем бирү мәктәбе, 9нчы сыйныф укучысы

Фәнни җитәкче – Кашипова Наилә Задитовна, 1 нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                                       Ыргыттылар – төшеп ярылмадым,

                                                                      Сындырдылар – сынып бетмәдем.

                                                                      Чит ишаннар оҗмах вәгъдә итте

                                                                      Татар тәмугыннан китмәдем.

                                                                      Аяк асларында таптадылар,

                                                                      Өзелмичә калды бер тамыр.

                                                                     Мин дә бетсәм, сине татар итеп

                                                                     Кем таныр да, синнән ни калыр?

                                                                                                        (Н.Әхмәдиев).

Татарларның милләт буларак яшәеше, теле, гореф – гадәтләре, мәдәнияты һәм әдәбияты ерак гасырлардан алып бүгенге көнгә кадәр күп кенә язучылар, шагыйрьләр, галим , телчеләребез иҗатында зур урынны биләп торган. Әлеге мәсьәләгә һичкем битараф түгел, бу мәсьәлә булган, бүгенге көндә дә актуаль һәм дәвам итәчәк. Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 125 еллыгын билгеләп үтәргә җыенганда милләтебез, телебезнең аянычлы хәлен күреп җан сызлана. Ни өчен диярсез? Уйлап карасак, халык милләт булып яшәсен, аның теле, мәдәнияты, әдәбияты, татар матбугаты сакланып калсын өчен, Г.Тукай үз заманында ниләр генә эшләмәгән?

Габдулла Тукай кыска гомер эчендә, барысы бергә 33 китап бастырып өлгерә. Иң I китабы 1907 нче елның ноябрендә дөнья күреп, ул 48 биттән торган “Тукаев шигырьләре” дигән исемдә 4000 данә бастырыла. Әлеге җыентыкка кергән шигырьләр арасында халык, милләт язмышы турында борчылып та , татарларның үзләренә генә хас сыйфатлары булуына куанып та язылганнары байтак.

Г.Тукай – исән вакытында ук халык күңелендә үзенә бер аерым урын алган бөек шагыйрь. Халык аны азатлык, мәгърифәт җырчысы итеп яраткан. Ул шигьрият телен хезмәт ияләренә якынайткан, әдәбиятны үз заманының иң үткен, иң авыр мәсьәләләрен һәм ихтыяҗларын хәл итүгә юнәлткән.

“Г.Тукай – шагыйрь генә түгел, бәлки халкыбызның теле, моңы, рухы, язмышы да. Ул чын мәгънәсендә халыкның үз улы, шуңа күрә аның хасиятләрен, мәнфәгатьләрен тирән белүче һәм шуларны сәнгатьлелекнең иң югары кимәлендә сурәтләп бирүче иде”. [1.б.5]  Бу аның күпсанлы публицистик мәкаләләрендә чагыла.  Г.Тукайның “Безнең милләт үлгәнме, йоклаган гынамы?” мәкаләсенә тукталып үтик.

Мәкалә 1906 нчы елда “Фикер” гәҗитендә басыла. Анда Г.Тукай мондый фикерләр әйтә: “ Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы? Борын заманда безнең милләт башка милләтләр белән тигез булган. Әмма башкалар алга киткәннәр, татарлар һушы китеп егылган. Милләтнең күзен ачыйк, әдәбият гөл сулары сибик…, милләтне ашаган Бохара”козгыннарын” куып җибәрик. Безнең милләтнең һушы гына киткән”. [3.б.12]

Әлеге мәкаләдә турыдан – туры милләт язмышы мәсьәләсе күтәрелгән. Шагыйрь татар милләтенең артталыгы, йокыда булуы өчен борчыла, җаны әрни. Аннан чыгу юлын ул әдәбиятны, мәдәниятны үстерү, тырышу, милләтне “ашаучы козгыннарны” куып җибәрүдә күрә. Шагыйрь татарларны башка милләтләр янәшәсенә куеп карап, аларны уянырга өнди.

“ Хиссияте миллия” мәкаләсе шулай ук 1906 нчы елда “Фикер” гәҗитендә басылган.  “… Бәхетсез мәдрәсәләребез укытучы битлеге кигән мөдәррисләр кулында. Шәкертләр үзләрен наданлык урманына кертеп адаштырганнарын аңладылар. Алар шул мөдәррисләрдән котылырга тырышачаклар, үзләренең милләт эчендә кадерле затлар икәнлекләрен аңлатачаклар. Милләт белемле, халык файдасын үзенекеннән өстен тотучыларга мохтаҗ. Моның юлы – уку, ягъни халыкка хезмәт итү. Үзебезгә кирәк кадәр динебезне һәм әдәбиятыбызны өйрәнгәч, руслар кайда укыса, шунда укырга кирәк” [3.б.39]

Бу мәкаләдә Г.Тукайны борчыган иң мөһим мәсьәләнең берсе – татарларда укыту системасының артталыгы. Ул милли мәгариф язмышы темасын күтәрә, аны алга җибәрү юлларын күрсәтә. Мөдәррисләрнең наданлыгы һәм җавапсызлыгы мәдрәсәләрдә укыту дәрәҗәсенең артталыгына китерә ди шагыйрь. Шулай да моннан чыгу юлы бар: шәкертләр уянган, алар дөреснең яманны, яктының караңгыны, турының кәкрене, сафлыкның бозыклыкны җиңүенә ышаналар.

“Исемнәребез хакында” мәкаләсе үз заманында никадәр актуаль булса, бүгенге тормышыбызда да иң көнүзәк мәсьәләләрнең берсе буларак яңгырый.

“… Бала язмышы әти – әни кулында. Һәр бала үз милләтенең вәкиле булып үсә. Әмма бездә күбрәк дини тәрбиягә өстенлек бирелә. Бу балага дини эчтәлекле гарәп исемнәре кушуда чагыла. Ә үзебезнең милли исемнәребез юкка чыга бара. Аларны кире кайтарыйк, гарәп теленнән дә матур мәгьнәле исемнәр сайлыйк. Тәрбиябез милли дә, дини дә булсын”. [3.б.24]

Г.Тукай үз мәкаләсендә татар гаиләләрендә дини эчтәлекле, шәхескә туры килмәгән исемнәр таралуга борчыла, исемне җисеменә туры китереп кушу кирәклеген ассызыклый. Исем кушу – тәрбиянең бер өлеше, ә тәрбия ул – милләт язмышының нигезе. Димәк, мәкаләнең темасы – милләт язмышы.

Заманында гарәп исемнәре таралуга җаны әрнегән Тукай бүгенге көндә татар гаиләләрендәге исемнәрне ишетсә нишләр иде икән? Бүгенге Фикус, Роберт, Мольберт, Синрид, Лириклар Г.Тукайның чәчен үрә торгызыр иде, мөгаен.  

Югарыда китерелгән мәкаләләрдә шагыйрь милли мәгарифнең, татар халкының артталыгын, әдәбиятыбыз, мәдәниятыбыз, тәнкыйтебез, тәрбиябезнең сыйфаты мәсьәләләрен күтәрә, бөтен җаны – тәне белән татар милләтен саклап калу өчен тырыша. Моның өчен татарларны укытырга, җәмәгать фикерен формалаштырырга, мөселман булган хәлдә, татар икәнебезне онытмаска кирәклеген искәртә.

Г.Тукай публицистикасының төп темасы – милләт язмышы. Тукай татар милләтен алдынгы итеп күрергә тели. Милләт язмышы өчен борчылу – ул өметсезлек түгел, шагыйрь милләтнең киләчәгенә, бигрәк тә яшьләргә ышана. Димәк, әлеге мәсьәләләрне хәл итү, милләтебез язмышы —  һәр татар кешесенең, бигрәк тә безнең кулларда. Бөек Тукаебыз бу юлда безгә һәрчак үрнәк булып тора.

Без милләт. Ә мин, шул милләт дигән зур, тамырларын Тукайлар, Гафурилар, Исхакыйлар бәйләп торган нык имәннең кечкенә генә бер яфрагы. Милләт агчы корымасын иде, яфраклары, үлемсез китап битләре кебек яздан – язга ишәйсен иде. Мин моңа ихластан ышанам.  

Файдаланылган әдәбият.

  1. Галимуллин Ф. Халыкныә үз шагыйре. Мәктәп китапханәсе сериясе, VII том. 5нче бит.Казан, Тарих, 2002.
  2. Нуруллин И. Тукай турында истәлекләр. Казан. Татар.кит.нәшр.,1986.- 256 б.
  3. Тукай Габдулла. Сайланма әсәрләр. 2 томда / Г.Тукай. Казан. Татар. кит. нәшр., 2006. Т2. 256 б.

“Тукай- милләтнең милли хисен уятучы халык шагыйредер… Тукай — татар мәдәниятенә онытылмаслык байлыклар бирүче бер татар төзүчеседер…”- дип язып калдырган атаклы язучы Гаяз Исхакый. Әйе, чыннан да Габдулла Тукай- шагыйрь генә түгел, әдәбиятка караган тәнкыйть мәкаләләре белән чыгыш ясаучы да.  Ә иң мөһиме, татар милләтен күтәрүче, дөньяга ачык йөз белән баручы, татар милләтенең миллилеген исбат итеп иҗат итүче, көрәшүче шагыйрь буларак танылган ул безләргә. Шунлыктан әлеге фәнни-тикшеренү эшен без татар халкының йөзек кашы булган – “Габдулла Тукай шигъриятендә милләт язмышы”на багышларга булдык.

Максатыбыз – татар милләтенә карата Тукай тудырган һәм хәзерге заман сәясәтен ачыклау.

Максаттан чыгып без үз алдыбызга түбәндәге бурычларны куйдык:

-Татар милләте мәгънәсен чагылдырган шигырьләрен тирәнтен анализлау, билгеле бер системага салу.

— Әсәрләренең уртак эчтәлеген, бәйләнешләрне табу;

-XX гасыр башы татар әдәбиятында әдипның төп темасын, идеясен, идеаль героен ачыклау.

Белгәнебезчә, XIX йөзнең  икенче яртысы һәм  XX йөз башы татарларның  уяну, милләт булып формалашу, милли азатлык өчен көрәш башлау чоры иде.

Татар милләте ─   хокуклары чикләнгән, изелүче милләт. Менә шул  чорда милли аң уяна, милли хисләр куера, гомумән милләт идеясе игътибар үзәгенә алына.

Тукай үзенең бер мәкаләсендә менә болай ди: “Без милләткә әдәбият гөл-сулары  сибик, гәзитә мәрвәхәләре (веерлары) илә  йомшак җил истерик һәм авызына  иттихад  вә иттифакъ  сулары салыйк;  җан рәхәте булган  музыкалар илә дәртләндерик, хәтта  рәсемнәр илә  милләтнең  үз сурәтен  үзенә күрсәтик; тәмам  күзе ачылсын, дүрт ягына карансын, гакылын җыйсын.”

Нинди тирән мәгънәле сүзләр… Габдулла Тукай үз бәхетен дә  тулаем  милләт иминлеге  белән генә  тәэмин ителә  дип инанды.

Бар уем кичен-көндезен сезнең хакта,  милләтем;

Саулыгың ─ минем саулык, авыруың –минем авыруым.

дип яза “Милләткә” дигән шигырендә Тукай. Бу юллардан күренгәнчә, автор татар милләте өчен янып көя, аның белән бергә “чәчәк ата”, милләтебез кытлык кичергәндә, ул да авырый.

Чынлап та, Тукайның  бар  уе милләттә, халыкта булды. Ул  — милли шагыйрь. Үзе яшәгән  елларның  бер генә хәл-әхвәленә, игътибарны җәлеп итәрлек  бер генә вакыйгасына да  битараф калмый. Ул милләтебезнең  кол хәлендә  яшәвенә сызлана, аның бәхетле, ирекле чагын күрергә тели.

Кайчан соң, и фәкыйрь милләт, бәһарең!

Кайчан китәр кичең, килер нәһарең?

дип, халкы өчен яз, якты көннәр килүен теләп, күп санлы әсәрләрен иҗат итте.

Мәсәлән “ Дусларга бер сүз” шигырендә лирик геройның хисләре, уйланулары милләт хәле белән бәйләнгән. Әсәрнең беренче строфасында ук шагыйрьне кулына каләм алырга мәҗбүр иткән сәбәпнең татар халкының кимчелекләре, җитешсезлекләре- наданлык, түрәләрдән изелү, халыкның ваемсызлыгы — “Милләт ертыгы”булуы хәбәр ителә:

Ушбу милләт ертыгының җөен җөйлим,-

Җебем – кара, инәм каләм булсын имди.

Габдулла Тукай милләткә метафора белән бәя бирә. Метафорасы – ертык өс киеме. Кием ертыгы – милләтнең кимчелеге. Җөе – кимчелекне бетерү чарасы.

Биредә милли чынбарлыктагы кимчелекләргә, җитешсезлекләргә мөнәсәбәт белдерү генә түгел, ә алардан котылу, авыр хәлдән чыгу юллары тәкъдим итү,  күрсәтү алгы планга чыга. Тукай татарларны берләшергә чакыра. Берләшүнең максаты – белем алып, башка милләтләр дәрәҗәсенә җитү, милләтне якларлык кешене депутат итеп сайлау, депутат ярдәме белән бергәләп азатлыкка ирешү.

Барып керик хөрриятнең кочагына,

Тәрәкъкыйнең күкләренә очмагына;

Бу егетләр безне дөнья оҗмахына

Кулдан тотып җитәклиләр, белсәң имди!

Әлеге шигырьдә табылган идея башка әсәрләрнең дә эчтәлеген тулыландырып киләләр. “Иттифакъ хакында” шигырендә дә  — мин-минлек, йокы, наданлык кебек милләтне алга барырга комачаулаучы өч сыйфат турында яза да, аннан котылу чарасын да җиткерә. Төп фикерен әсәрнең исеменә үк куя. “Иттифак” – берләшү дигән сүз. Димәк, Тукай киң юлга чыгуның төп шарты берләшү, үзара дуслашу дип исәпли. Ләкин, Тукай фикеренчә, бердәмлеккә наданлыкны җиңү юлы белән генә ирешергә мөмкин.

Якты  көннәр алда әле,

Җәһел безне алдалый;

Бүлик без бер алманы

Биш кисәккә, бәдәвам.

“Сөткә төшкән тычкан” шигыренең дә алдагы әсәрләр белән бәйләнеше бар. Автор монда да киңәш бирә, яхшы булырга чакыра. Сабырлык, чыдамлык, ныклык сыйфатлары да милләткә карыйлар һәм мәгърифәт, азатлык, активлык сыйфатларының дәвамы булалар.

И карендәш! Син, кирәксә, суга бат йә сөткә бат!

Ит сабыр, күрсәт чыдамлык һәм дә гайрәт, сөбат!

“Сөбханалла,сөбхалалла” шигырендә Тукай үзен белемле дип мактанган кешенең шул ук вакытта наданлыгын күрсәтсә, “Йокы”   шигырендә исә белем алырга тиешле кешеләрдән, алар бернәрсә белән дә кызыксынмаганга астыртын көлә.

Безне адәм иткән йокы,

Адәмне алга иткән йокы,

Илтеп күккә җиткән йокы,-

Йокы, йокы, йокы.

“Печән базары, Яхүд яңа Кисекбаш” әсәрендә сүзнең мин-минлек турында баруын күрү кыен түгел. Шагыйрь татар милләтенең, алга киткән милләт халыклары кебек, үз язмышын үзе хәл итәрлек, дәртле, белемле булуын тели. Күпләрнең битарафлыкларына, горурлыкларын югалтуларына, юк эшне бар итүләренә борчыла. Шуңа күрә бу поэмада авторның көлкесе аның борчылуына, хәсрәтенә төренгән.

“Көз” шигырендә сурәтләүләрнең һәрберсендә милләткә бәйле мәгънә ята. Мәсәлән, “Озак тормас, килер ак тунлы кыш та” сүзләре – милләт  тормышы тагын да начарланыр мәгънәсен бирә, “Китә башлады инде бездән кошлар”сүзләреннән матурлык китә мәгънәсе чыга дип тә әйтергә мөмкин. Шагыйрь көз турында яза, ләкин күз алдында милләтнең аяныч хәлен тота.Торгынлык, битарафлыкны ул  салкын көз белән тиңләштерә.

“Государственная думага”шигырендә шагыйрь крестьяннарга җир бирүне бик хаклы рәвештә ирек бирү белән бәйли. Ирек халык сайлаган депутатлар таләбе белән реформа нәтиҗәсендә генә алынырга мөмкин дип уйлый. Ләкин Думага дәгъвасын шагыйръ дәвам итә. Залим башлыкларны эштән алмаган өчен гаепли. Хакимиятне кулына ала алмаганга  битәрли.Соңгы юлларында исә ул турыдан –туры татар халкына мөрәҗәгать итә.Үз хакларын якларга куша.

Әйдә, дустлар, бер тибрәник,

Акны Тәңре яклар бит,-

Ах син, Дума, Дума, Дума,

Барлык гайрәтең бума?

Ирек-җир өчен, коллыктан арыну өчен көрәшүне гаделлек дип бәяли.

“Өзелгән өмид” шигыре алда карап киткән әсәрләреннән аерылып тора. Моңа кадәр Габдулла Тукай татар милләтенең уянып та тиз арада мәгърифәт юлыннан китүенә, ирек алуына ышана иде, хәзер ул милләтне корыган агач белән тиңләштерә, “бер генә юк җанлысы, яфраклысы”, -дип, герой моңы милләткә ишетелмәвенә үкенә.

Күпме моңлансам кунып агачлар өстенә,

Барсы корган – бер генә юк җанлысы, яфраклысы,..

Әдәбиятның чишмә башы булган Тукайның иҗаты тулысы белән милләт язмышына багышланган дисәк тә булыр.  Аның шигырьләрендә кат-кат сурәтләнгән геройлар —  надан, мактанчык, ваемсыз кешеләр. Алар, күреп торабыз, фәкать кире геройлар гына була алалар. Димәк, уңай герой шул сыйфатларның киресенә ия булырга тиеш дигән нәтиҗә табигый рәвештә сорала.

Ниләр эшләмәс бу милләт, әгәр керешсә!

Милләтнең чире – керешмәүдәдер эшкә,-

дип язды Г.Тукай “Бу көннәрдә…” дип башланган шигырендә һәм “эшкә керешкән” уңай герой сыйфатларын Хөсәен Ямашевта күрде. “Хөрмәтле Хөсәен ядкяре” шигырендә аның башкаларга үрнәк булырга тиешле герое – ярлыны да, байны да бер күрүче, көрәшче һәм акыл иясе, мин-минлек чире белән авырмаучы кеше.

Ул көрәште, язда елмайган кояш төсле бәләнд:

Карны-бозны ул ничек эртә көлеп һәм нур коеп.

Шулай ук, әдип  Шиһабетдин Мәрҗәнине дә “бәһа җитмәс кыйбат шәхес” дип атый.

Чыкты ахры бездән дә бер бөтен кеше,

Яхшы аңлап, тәкьдир итү читен кеше;

Татарда да гыйрфан уты кабынганны

Күрсәтергә күтәрелгән бөтен кеше.

Г.Тукайның  әлеге шәхесләргә мөнәсәбәте уңай, аларны хөрмәт итә һәм безгә үрнәк итеп куя, аларга охшарга тырышыгыз дип өнди. Х.Ямашев белән Ш.Мәрҗәни XX гасыр башының уңай геройлары. Һәм алар безнең милли геройларыбыз, чөнки аларның халкыбыз, милләтебез өчен башкарган эшләре бихисап.

Бүгенге көндә дә татар милләте һәм аның милли хәрәкәте тирән кризис кичерә. 90 еллардагы милли күтәрелеш дулкынында ул чорда яшәгән буынның үткәндәге татар мәдәнияты белән кызыксынуы иң югары ноктасына җиткән булса, бүгенге көндә елдан- ел кире чигенү процессы бара. Моннан берничә ел элек кенә шәһәрдә үскән татар балалары татар мәдәниятен белмиләр дип кайгырсак, бүгенге көнгә бу процесс авылларга да үтеп керә башлады. Безгә үз милләтебезне саклап калу өчен,  моннан 100 ел элек Тукай күтәргән проблемаларны тормышка ашыру өстендә эшләргә кирәк. Куркып яшәгән кеше хөрмәткә лаек түгел. Шуңа күрә милләтебез белән, тел белән горурланырга кирәк.Сүземне йомгаклап, барлык татар халкына күңелемдә туган шигырь юлы белән мөрәҗәгать итәм:

Күңелләргә Тукай салган нурны

Югалтмыйча бүген саклап калыйк.

Көрәшергә вакыт бар бит әле,

Соңга калмыйк, кардәш,

Соңга калмыйк!

Хисамова Алия Илдар кызы

Лениногорск муниципаль районы Урмышлы урта мәктәбенең IX сыйныф укучысы

Фәнни җитәкче:  югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Хәбибуллина Рузалия Наил кызы

Кулланылган әдәбият исемлеге:

1Тукай Г.. Сайланма әсәрләр. Шагыйрь турында истәлекләр.-Казан:Татарстан Республикасы “Хәтер” нәш., 2002.

2.Яхин А.Г. Әдәбият дәресләре.- Казан:”Мәгариф” нәш., 2003

3.Гыйлаҗев Т.Ш. Әдәби мирас: тарих һәм заман.-Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2005.

Тукай үзенең бер мәкаләсендә менә болай ди: “Без милләткә әдәбият гөл-сулары сибик, гәзитә мәрвәхәләре (веерлары) илә йомшак җил истерик һәм авызына иттихад вә иттифакъ сулары салыйк; җан рәхәте булган музыкалар илә дәртләндерик, хәтта рәсемнәр илә милләтнең үз сурәтен үзенә күрсәтик; тәмам күзе ачылсын, дүрт ягына карансын, гакылын җыйсын.”

Нинди тирән мәгънәле сүзләр… Габдулла Тукай үз бәхетен дә тулаем милләт иминлеге белән генә тәэмин ителә дип инанды.

Бар уем кичен-көндезен сезнең хакта, милләтем;

Саулыгың – минем саулык, авыруың – минем авыруым.
дип яза “Милләткә” дигән шигырендә Тукай. Бу юллардан күренгәнчә, автор татар милләте өчен янып көя, аның белән бергә “чәчәк ата”, милләтебез кытлык кичергәндә, ул да авырый.

Чынлап та, Тукайның бар уе милләттә, халыкта булды. Ул – милли шагыйрь. Үзе яшәгән елларның бер генә хәл-әхвәленә, игътибарны җәлеп итәрлек бер генә вакыйгасына да битараф калмый. Ул милләтебезнең кол хәлендә яшәвенә сызлана, аның бәхетле, ирекле чагын күрергә тели.

Сочинение на тему:

«Г.Тукай безнең күңелләрдә»

« Г.Тукай в наших душах »

Работа
ученицы 8 класса

Басыровой
Линаре

Руководитель:
Габдрахманова Р.Р.

Инша.

Г.Тукай
безнең күңелләрдә.

Халык
мәхәббәте — синең исемең,

Халык
гомере — синең гомерең!

   Габдулла Тукай…. Бармы
икән безнең арада бу олы шагыйрь турында ишетмәгән, белмәгән кеше? Тукайның
моңлы җырларын җырламаган, тылсымлы әкиятләрен тыңламаган,  шигырьләрен
яттан белмәгән бала…? Юктыр.    

   Әгәр дә дөньяда бик аз яшәп
тә, күп эшләр эшләп киткән язучылар турында сүз бара икән, аның берсе,
 һичшиксез,  Габдулла Тукай булыр. Уйлап карасаң, кызганыч тормыш,
ятимлек михнәтләрен татыган, яшьли үлеп киткән шагыйрь язмышы бигрәк аяныч.

  Тукай… Әлеге исемне ишеткәч,
күңелдә төрле хисләр туа. Башлангыч сыйныфларда укыганда «Су анасы»н
өйрәнеп, «Туган тел» шигырен ятлап,аның тормышы белән  танышкан
идек. Аның «Исемдә калганннар» әсәрен, » Шүрәле» поэмасын
укыгач, миндә Тукай иҗатына соклану тагын да артты. Тукайның ачы язмышы
белән  таныш булмаган, аның иҗатына, тормышына сокланмаган  бала
юктыр, минемчә. Язмышның рәхимсез җилләре аны бик еш сагалап йөри. Өйдән —
өйгә, кулдан — кулга күчә Тукай. Ата — анасын  яшьли югалта, ятим кала.
«Артык кашык» булып йөрергә кала аңа. Ләкин Тукай бернинди  дә
сынауларга бирешми, үз юлыннан кире чигенми. Ул үз тормышыннан бервакытта да
зарланмый.

   Дөньядан китеп барганда
Тукайга нибары егерме җиде яшь кенә булган. Шулай яшь булуына карамастан,
шагыйрь безнең йөрәккә мәңгегә кереп калган. Бөек Тукай безгә үлмәс әсәрләр
калдырган. Ул безне акыллы, тыйнак, гадел булырга өйрәтә, табигатьне, анда
булган бар тереклекне яратырга өнди. Аның әдәплелеккә, бөеклеккә, тәүфыйклыкка
өндәгән шигырьләрен һич онытырга ярамый. Нинди генә шигырьләрен укыма, гади,
аңлаешлы, хәтердә кала.

   Әйе, Габдулла  Тукай
иҗаты — серле бакча кебек, могҗизалы ил. Ул үзенә чакырып тора. Аның әсәрләре
шулкадәр кызыклы,  мавыктыргыч, хәтта аерылып булмый,укыган саен укыйсы
килеп тора. Аның иҗаты чынлап та — мәңгелек. Тукай татар милләте, татар халкы
күңелендә  бүген  дә яши һәм яшәячәк! 
Аның
иҗаты беркайчан да онытылмас, чөнки ул — бөек шагыйрь!

   Һәр татарның йөрәгендә үз
Тукае. Кемнәрдер аңа карап  гыйбрәт ала, кемнәрдер соклана, кемнәрдер
үрнәк итеп, аны бүгенге көннәрдә дә үз йөрәгендә йөртә.

Татарның
һәр соравына

                                                                        
Үз Тукае җавап бирә.

 Һәр татарның йөрәгендә

                                                                        
Үз Тукае шуңа күрә.

(Р.
Харис)

 
   Быел бөтен республикабыз, илебез халкы сөекле әдибенең 130 еллык
юбилеен билгеләп үтте. Бу барлык татар җиһанын туган телен, гадәт-йолаларын,
тиешле нәтиҗәләр чыгару өчен бик мөһим ел дияр идем мин. Чыннан да татар
әдәбияты үсешенә Габдулла Тукай кебек зур өлеш керткән башка каләм иясен табу
кыен. Габдулла Тукай татар халкын илебездә һәм дөнья күләмендә танытуда илче
хезмәтен үтәде дисәк тә, ялгыш булмастыр. Тукай дигәндә — татар халкы күздә тотыла,
татарлар дип әйтүгә — Габдулла Тукай дигән шигъри исем аңга килә. Чөнки 
Габдулла Тукай шагыйрь генә түгел, бәлки халкыбызның теле дә, моңы да, рухы да,
язмышы да. Бөек шагыйребезгә – 130 ел! Бу бик күп вакыт…

   Без-ундүрт кенә ел яшәгән, сабыйлыктан яңа чыгып килүче буын
булсак та, Тукаебызны һәр адымыбызда, хәтта киләчәгебездә дә тоябыз. Алай гына
да түгел, без Тукайны, туган телебезне киләчәк буыннарга тапшыруда
 җаваплылык дияр идем. Чөнки без — Тукаебыз иҗатын өйрәнгән, аннан тәрбия
алган татар балалары.

    Татар халкының рухын, җан җылысын чагылдырган,үзе исән чакта
ук бөеклеккә, халкы тарафыннан танылуга ирешкән Габдулла Тукай нибарысы 27 ел
яшәп калган. Җиде ел иҗат утында янып, милләтенә тугры хезмәт итеп яшәгән
шагыйрь. Сокланмаслыкмыни?! Сөекле шагыйребез тормышның бөтен  авырлыгын күтәрә
алган. Күңеле нык җәрәхәтле булса да, усаллык һәм үч шагыйрь йөрәгендә
һичкайчан урын алмаган.  Шуңа күрә милләте сөекле Тукаен һәрвакыт изге зат
итеп санаган. Бу бүген дә шулай. Без аның истәлекләрен укып, бала чагының
яктысын һәм караңгысын ачык аңлыйбыз

    Габдулла кече яшьтән халык белән бергә атлый, аның
аз-маз шатлыгын да, кайгы-хәсрәтен дә уртаклашып үсә. Ул-халык баласы. Иң авыр
чакларда нәни Тукайга туган халкы үз җылысын бирә, аны үз канаты астына ала.
   

 Мин дә татар булуым
белән, Тукай кебек бөек шагыйрь иҗатын белүем белән горурланам.

   Һәр апрель аен — Тукай аен
олы хөрмәт белән көтеп алабыз. Синең гомерең нәкъ умырзая чәчәге кебек кыска
булды. Әмма иҗат иткән әсәрләрең  — мәңгелек!

    Синең алдыңда баш
иябез, бөек Тукай!

 

Тукай! Татар халкының йөзе, аңы, намусы, йөзек кашы. Бу сүзләр юкка гына әйтелмәгәндер. Чыннан да, Тукай – ул татарның Пушкины, Даниянең Андерсыны, немецларның – Гетесы. Г.Тукай шагыйрь генə түгел, бəлки халкыбызның теле дə, рухы да, язмышы да. Ул чын мəгънəсендə татар халкының үз улы. Тукай иҗаты җиһанга ямь, яктылык, яшəү көче бөркеп, күңеллəрне җылытып торучы мəңгелек кояш кебек үзенə бер илаһи көчкə ия. Әдəбият күгендə нибары җиде-сигез ел ялтырап, үз йолдызлыгын-шигъри мəктəбен булдырган остазның мирасы бай һəм күптармаклы.

Габдулла Тукай 1886 елның апрелендә дөньяга килә. Балачагы ятимлек, фәкыйрьлек ачысын татып үтсә дә, язмышында зур роль уйнаган изге күңелле кешеләр яхшылыгы, туган як табигатенең гүзәллеге аны шагыйрьлеккә әзерләгән. Инде 1905 елда Тукайның шигырьләре басыла, үзе таныла башлый.

Тукай иҗаты белән без балачактан танышып үсәбез. Аның “Балага”, “Бала белән күбәләк”, “Сабыйга”, “Кызыклы шәкерт” әсәрләрен белмәгән кеше юктыр. Әдипнең матур тасвирлы шигырьләре белән безне матурлык һәм гүзәллекне хис итәргә өйрәтә, ул безнең рухыбызны тәрбия итә. Ул үзенең шигырьләрендә кешеләрне дөрес юлдан барырга өнди, ялкаулыктан, караклыктан, куркулыктан көлә, батырлыкны, уңганлыкны мактый.

Уку-гыйлем –татар халкының наданлыгы, артталыгы өчен борчылу, бу хәлдән чыгу юллары турында уйлану әдип иҗатында әйдәгән темаларның иң әһәмиятлеләреннән санала. Ул үзе халык хисләре белән хисләнеп, үзенең күңеленнән кайнап чыккан шигырьләре белән халыкның күңелен, үзенчә әйтсәк «шүрәлечә» кытыклый. Тормышыбыздагы җитешмәгән җирләребезне күрсәтә, көлә.

Халкыбызның тормышы, яшәеше, милләтенең иминлеге өчен әрнү туган җир белән бәйләп күрсәтелә. Чөнки туган җиренә булган мәхәббәте, аңа бар булмышың белән береккәнлек кенә кешене чын кеше итә. «Шүрәле» поэмасындагы Кырлай һәм Казан арты төбәгенең мәһабәт табигате, «Пар ат»та «Иртәнге намазга бик матур, моңлы азан әйткән дәртле Казан, моңлы Казан,

нурлы Казан» шагыйрьнең берүзенең генә түгел, бөтен татар халкының илһам бирер туган җире образы булып күтәрелә.

Габдулла Тукайның тагын бер асыл сыйфаты — татар җырын, татар моңын сөюе. Татар моңын нечкә йөрәге аша кабул итүе, җыр-моңга гашыйклыгы Тукайның шигырьләрен сыгылмалы, ритмлы, моңлы итә. Моны без генә түгел, үз заманында зирәк композиторлар да күреп ала белгән. Шуңа күрә Г.Тукайның күп кенә шигырьләренә көй дә язылган. Аның «Әллүки», «Тәфтиләү», «Зиләйлүк», «Туган тел» кебек җырлары шулкадәр халыклашты ки, аларны шагыйрь иҗат иткәне сизелми дә. Аларда һәркем үз күңелендәге хисләргә аваздашлык таба. «Туган тел» җыры исә соңгы елларда аеруча еш яңгырый. Күп кенә әдәби-музыкаль кичәләр, хәтта төрле җыеннар да шушы җыр яңгыравы белән тәмамлана.

Халыкны халык иткән икенче бер бөек хәзинәгә — туган телгә мәдхия җырлый Тукай. Бу тел аның өчен әткәсе-әнкәсе теле булган өчен кадерле, үз халкының әби-бабайлар аша килгән бөтен рухи тамырлары белән тоташтырган өчен якын, үзеңнең бар эчке дөньяңны ачып бирергә ярдәм иткән өчен кыйммәт, изге теләкләреңне Ходайга ирештерә алганы өчен газиз. Егерменче гасыр башында, татар халкының алдында нинди киртәләр, хәл ителмәгән мәсьәләләр торса, Габдулла Тукай шуларның бөтенесен үзенең ялкынлы йөрәге аша уздырып, шуларга җавап эзли, халыкның игътибарын җәлеп итә. Һәр яңа буын аңардан үзе өчен иң кирәкле фикерләрне, олы ләззәт биргән асыл энҗеләрне таба.

Г. Тукай образы сәхнәдә, музыкада, сынлы сәнгатьтә дә гәүдәләндерелә. Ф. Яруллин «Шүрәле», Ә. Бакиров «Алтын тарак», Р. Гобәйдуллин «Кисекбаш» балетларын иҗат итәләр һәм бу балетлар халык күңелендә зур урын ала.

Габдулла Тукайның әсәрләре татар мультфильмнары башында тора дип тә әйтергә кирәк. Чөнки иң беренчеләрдән булып, нәкъ менә аның “Шүрәле”, “Су анасы” әкиятләре, “Эш беткәч уйнарга ярый” шигыре, “Бала белән күбәләк”е буенча беренче татарча мультфильмнар эшләнгән.

Аның әсәрләре бик күп телләргә тәрҗемә ителде, шигырь җыентыклары йөзләрчә тапкыр бастырып чыгарылды.

Тукай… Йөз меӊнәрчә кешеләр зур горурлык һәм илаһи мәхәббәт белән телгә алалар бу исемне. Халкыбызның йөзен, рухи асылын чагылдыручы мактанычлы улларының берсе Габдулла Тукай еллар үткән саен биеккәрәк күтәрелә бара. Һәр буын ел саен апрель аенда Г.Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Татар халкы яраткан шагыйренең һәйкәле янына җыелып, аны котлый, чәчәкләр куя, шигырьләрен укый, җырларын җырлый.

Татарның бөек шагыйре Габдулла Тукай истәлеген һәм иҗади мирасын мәңгеләштерү максаты белән ЮНЕСКО халыкара оешмасы һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов 2011 елны Тукай елы дип игълан иттеләр. Бу – шагыйребезгә олы хөрмәт билгесе.

Бөек шагыйребез Габдулла Тукай иҗаты чынлап та — мәңгелек. Әдип татар милләте, татар халкы күңелендә бүген дә яши һәм яшәячәк! Тукай рухы яшәгәндә, Тукай моңнары яңгыраганда татар милләте, аның теле яшәр, киләчәге якты булыр

ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ИҖАТЫНДА МИЛЛӘТ ЯЗМЫШЫ

                                                                       Ыргыттылар – төшеп ярылмадым,

                                                                      Сындырдылар – сынып бетмәдем.

                                                                      Чит ишаннар оҗмах вәгъдә итте

                                                                      Татар тәмугыннан китмәдем.

                                                                      Аяк асларында таптадылар,

                                                                      Өзелмичә калды бер тамыр.

                                                                     Мин дә бетсәм, сине татар итеп

                                                                     Кем таныр да, синнән ни калыр?

                                                                                                        (Н.Әхмәдиев).

Татарларның милләт буларак яшәеше, теле, гореф – гадәтләре, мәдәнияты һәм әдәбияты ерак гасырлардан алып бүгенге көнгә кадәр күп кенә язучылар, шагыйрьләр, галим, телчеләребез иҗатында зур урынны биләп торган. Әлеге мәсьәләгә һичкем битараф түгел, бу мәсьәлә булган, бүгенге көндә дә актуаль һәм дәвам итәчәк. Уйлап карасак, халык милләт булып яшәсен, аның теле, мәдәнияты, әдәбияты, татар матбугаты сакланып калсын өчен, Г.Тукай үз заманында ниләр генә эшләмәгән?

Габдулла Тукай кыска гомер эчендә, барысы бергә 33 китап бастырып өлгерә. Иң I китабы 1907 нче елның ноябрендә дөнья күреп, ул 48 биттән торган “Тукаев шигырьләре” дигән исемдә 4000 данә бастырыла. Әлеге җыентыкка кергән шигырьләр арасында халык, милләт язмышы турында борчылып та, татарларның үзләренә генә хас сыйфатлары булуына куанып та язылганнары байтак.

Г.Тукай – исән вакытында ук халык күңелендә үзенә бер аерым урын алган бөек шагыйрь. Халык аны азатлык, мәгърифәт җырчысы итеп яраткан. Ул шигьрият телен хезмәт ияләренә якынайткан, әдәбиятны үз заманының иң үткен, иң авыр мәсьәләләрен һәм ихтыяҗларын хәл итүгә юнәлткән.

“Г.Тукай – шагыйрь генә түгел, бәлки халкыбызның теле, моңы, рухы, язмышы да. Ул чын мәгънәсендә халыкның үз улы, шуңа күрә аның хасиятләрен, мәнфәгатьләрен тирән белүче һәм шуларны сәнгатьлелекнең иң югары кимәлендә сурәтләп бирүче иде”. [1.б.5]  Бу аның күпсанлы публицистик мәкаләләрендә чагыла.  Г.Тукайның “Безнең милләт үлгәнме, йоклаган гынамы?” мәкаләсенә тукталып үтик.

Мәкалә 1906 нчы елда “Фикер” гәҗитендә басыла. Анда Г.Тукай мондый фикерләр әйтә: “ Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы? Борын заманда безнең милләт башка милләтләр белән тигез булган. Әмма башкалар алга киткәннәр, татарлар һушы китеп егылган. Милләтнең күзен ачыйк, әдәбият гөл сулары сибик…, милләтне ашаган Бохара”козгыннарын” куып җибәрик. Безнең милләтнең һушы гына киткән”. [3.б.12]

Әлеге мәкаләдә турыдан – туры милләт язмышы мәсьәләсе күтәрелгән. Шагыйрь татар милләтенең артталыгы, йокыда булуы өчен борчыла, җаны әрни. Аннан чыгу юлын ул әдәбиятны, мәдәниятны үстерү, тырышу, милләтне “ашаучы козгыннарны” куып җибәрүдә күрә. Шагыйрь татарларны башка милләтләр янәшәсенә куеп карап, аларны уянырга өнди.

“ Хиссияте миллия” мәкаләсе шулай ук 1906 нчы елда “Фикер” гәҗитендә басылган.  “… Бәхетсез мәдрәсәләребез укытучы битлеге кигән мөдәррисләр кулында. Шәкертләр үзләрен наданлык урманына кертеп адаштырганнарын аңладылар. Алар шул мөдәррисләрдән котылырга тырышачаклар, үзләренең милләт эчендә кадерле затлар икәнлекләрен аңлатачаклар. Милләт белемле, халык файдасын үзенекеннән өстен тотучыларга мохтаҗ. Моның юлы – уку, ягъни халыкка хезмәт итү. Үзебезгә кирәк кадәр динебезне һәм әдәбиятыбызны өйрәнгәч, руслар кайда укыса, шунда укырга кирәк” [3.б.39]

Бу мәкаләдә Г.Тукайны борчыган иң мөһим мәсьәләнең берсе – татарларда укыту системасының артталыгы. Ул милли мәгариф язмышы темасын күтәрә, аны алга җибәрү юлларын күрсәтә. Мөдәррисләрнең наданлыгы һәм җавапсызлыгы мәдрәсәләрдә укыту дәрәҗәсенең артталыгына китерә ди шагыйрь. Шулай да моннан чыгу юлы бар: шәкертләр уянган, алар дөреснең яманны, яктының караңгыны, турының кәкрене, сафлыкның бозыклыкны җиңүенә ышаналар.

“Исемнәребез хакында” мәкаләсе үз заманында никадәр актуаль булса, бүгенге тормышыбызда да иң көнүзәк мәсьәләләрнең берсе буларак яңгырый.

“… Бала язмышы әти – әни кулында. Һәр бала үз милләтенең вәкиле булып үсә. Әмма бездә күбрәк дини тәрбиягә өстенлек бирелә. Бу балага дини эчтәлекле гарәп исемнәре кушуда чагыла. Ә үзебезнең милли исемнәребез юкка чыга бара. Аларны кире кайтарыйк, гарәп теленнән дә матур мәгьнәле исемнәр сайлыйк. Тәрбиябез милли дә, дини дә булсын”. [3.б.24]

Г.Тукай үз мәкаләсендә татар гаиләләрендә дини эчтәлекле, шәхескә туры килмәгән исемнәр таралуга борчыла, исемне җисеменә туры китереп кушу кирәклеген ассызыклый. Исем кушу – тәрбиянең бер өлеше, ә тәрбия ул – милләт язмышының нигезе. Димәк, мәкаләнең темасы – милләт язмышы.

Заманында гарәп исемнәре таралуга җаны әрнегән Тукай бүгенге көндә татар гаиләләрендәге исемнәрне ишетсә нишләр иде икән? Бүгенге Фикус, Роберт, Мольберт, Синрид, Лириклар Г.Тукайның чәчен үрә торгызыр иде, мөгаен. 

Югарыда китерелгән мәкаләләрдә шагыйрь милли мәгарифнең, татар халкының артталыгын, әдәбиятыбыз, мәдәниятыбыз, тәнкыйтебез, тәрбиябезнең сыйфаты мәсьәләләрен күтәрә, бөтен җаны – тәне белән татар милләтен саклап калу өчен тырыша. Моның өчен татарларны укытырга, җәмәгать фикерен формалаштырырга, мөселман булган хәлдә, татар икәнебезне онытмаска кирәклеген искәртә.

Г.Тукай публицистикасының төп темасы – милләт язмышы. Тукай татар милләтен алдынгы итеп күрергә тели. Милләт язмышы өчен борчылу – ул өметсезлек түгел, шагыйрь милләтнең киләчәгенә, бигрәк тә яшьләргә ышана. Димәк, әлеге мәсьәләләрне хәл итү, милләтебез язмышы —  һәр татар кешесенең, бигрәк тә безнең кулларда. Бөек Тукаебыз бу юлда безгә һәрчак үрнәк булып тора.

Без милләт. Ә мин, шул милләт дигән зур, тамырларын Тукайлар, Гафурилар, Исхакыйлар бәйләп торган нык имәннең кечкенә генә бер яфрагы. Милләт агачы корымасын иде, яфраклары, үлемсез китап битләре кебек яздан – язга ишәйсен иде. Мин моңа ихластан ышанам. 

Файдаланылган әдәбият.

  1.                Галимуллин Ф. Халыкныә үз шагыйре. Мәктәп китапханәсе сериясе, VII том. 5нче бит.Казан, Тарих, 2002.
  2.                Нуруллин И. Тукай турында истәлекләр. Казан. Татар.кит.нәшр.,1986.- 256 б.
  3.                Тукай Габдулла. Сайланма әсәрләр. 2 томда / Г.Тукай. Казан. Татар. кит. нәшр., 2006. Т2. 256 б.

Ф.И.О. ученика

Класс

Школа

Ф.И.О. руководителя

Номинация

Валеева Милена Айратовна

11

МАОУ «СОШ №17» г. Альметьевск РТ

Махиянова Рузиля Миргазияновна

Литературное творчество

Обновлено: 02.04.2023

Оценить 1111 0

Әлки районы Чуаш Кичүе урта мәктәбе

Хәсән Туфан иҗатының тормышчан-биографик нигезләре.

(Дәрес-презентация)

Укытучы: Фатыйхова Резидә М.

2014 нче ел

Тема: Хәсән Туфан иҗатының тормышчан-биографик нигезләре.

Эпиграф: “Шагыйрьнең үзе турында белергә теләсәгез, аның шигырьләрен укыгыз”, дигән гыйбәрә бар.

Ничек икән синең йөрәк?- дисәң,

Ничек икән гомер көннәрең?-

Кулыңдагы китабымда, чордаш,

Шигырьләрдә минем йөрәгем.

(Хәсән Туфан)

-Әмма шагыйрь йөрәген тулырак аңлар өчен, аның биографиясен, ул кичергән әһәмиятле вакыйгаларны, ул яшәгән урыннарны, аның тормышына кагылып үткән төбәкләрне дә белергә кирәк. Чөнки шигырьләрендә һәр сүзнең, һәр детальнең әһәмияте бар.

Максат: шагыйрьнең тормышчан-биографик нигезләре белән таныштыру, анализ ясый белүне камилләштерү, фикер йөртү сәләтен үстерү, якыннарыңа, туганнарыңа ярату, ихтирам хисләре тәрбияләү.

Метод, алым: укытучы сүзе, эзләнү-тикшеренү, сорау-җавап, укучылар сөйләве.

Җиһазлау: шагыйрьнең портреты, аның китаплары, Хәтер китабы 2 томда, хронологик таблица, компьютер, магнитофон, “Мәйдан” журналы.

Дәрес барышы

Оештыру.

-Исәнмесез, укучылар!

-Кәефләрегез ничек?

Без бүгенге дәрестә поэзиябезнең бөеклеге, тирәнлеге, горурлыгы булган Хәсән Туфанның тормышы, иҗаты белән танышырбыз.Шигъриятебезнең якты йолдызлары Г.Тукай, Һ.Такташ, М.Җәлил дисәк, алар янында яктыларның берсе булып Х.Туфан балкый.

-Дәресебезнең эпиграфы итеп Х.Туфанның үзенең сүзләрен алдым.

-Ни өчен шул юллар икәнен дәрес ахырында әйтерсез.

2. Хәзер безне шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән укучылар үзләре таныштырып китә.

(1 укучы 20-30 нчы еллар, 2 нче укучы 40-50 нче еллар, 3 нче укучы 60-70 нче еллар иҗаты белән таныштыралар)

Әйе, укучылар, ил күләмендә барган репрессия афәте беркемне дә читләтеп үтми . Безнең Чуаш Кичүе авылыннан да бер гаепсезгә кулга алынып, репрессия корбаннары булган авылдашларыбыз бар. Менә алар:

Ибраһимов Зариф (1989 нчы елда акланган)

Исхаков Мияссәр (1989 нчы елда акланган)

Исхаков Галимҗан (кирәкле документлары булмау сәбәпле акланмаган)

Гомәров Мөбәракша (1989 нче елда акланган)

3 кешенең документларын тикшергәннән соң, аларны гаепсез дип табып, исемнәре яңадан аклана.

Укучылар, хәзер мин сезгә Х.Туфан шигырьләреннән өзекләр язылган карточкалар таратам. Ә сез шул шигырьләреннән тормышын чагылдырган юлларны билгеләгез.

(Әдәбият дәфтәрләрендә эшләү. Индивидуаль эш).

Х.Туфанны шигырьләреннән башка күз алдына китерү мөмкин түгел.

-Укучылар, сезгә аның күңелегезгә якын шигырьләрен ятларга кушылган иде.

Агыла да болыт агыла”, “Ромашка”, “Кайсыгызның кулы җылы?”, “Каеннар сары иде”,

-Үзегезнең алдыгызга шундый сорау куегыз.

-Сез сөйләгән шигырьләрдә тормышчан-биографик нигезләре чагыламы?

Нәтиҗә ясау.

Аның шигырьләре турында сез уйландыгызмы? Шагыйрьнең күп кенә шигырьләре сөекле хатынына багышлана. Х.Туфан шигырьләрен лирик-герой исеменән яза. Димәк, ул үзен күз алдында тота. Хис-кичерешләрен лирик герой аша әйтеп бирергә тырыша.

Слайд ачыла.

2000 нче елның ямьле май аенда Әлки районы татар теле укытучылары Аксубай районы Иске Кармәт авылында Х.Туфан музеенда булдык. Эченә килеп кергәч тә,шагыйрьнең магнитофон язмасында үзе сөйләгәннәрне ишеттек.

Музейда аның күп кенә китаплары, рәсеме, хатынының рәсеме, эш өстәле, утырып эшләгән урындыгы, хатынына бүләк иткән радикюле, Сөргеннән тотып кайткан чемоданы, токынлыкта булганда үзе теккән күлмәге, чалбары һ.б. экспонатларын күрү бәхетенә ирештек.

Шигырь юлларында язып калдырганча, музей эчендә барысы да “аны хәтерләтә”. Без бу сәяхәттән бик зур онытылмас тәэсирләр белән кайттык. Шагыйрьнең үзе белән якыннан күреп сөйләшкән кебек булдык.

Ә хәзер, әйдәгез әле без дә яшь шагыйрьләр булып карыйк. Мин сезгә 2 сүз бирәм, сез шулар ярдәмендә шигырь язып карарсыз.

Туфрак, яфрак

Кире информа ц ия.

-Ни өчен дәреснең темасы шулай аталды?

-Укучылар,әйтегез әле Х.Туфанның иҗаты сезне кызыксындырдымы?

Нәтиҗә. Х.Туфан татар әдәбиятында үзенә бер аерым урын алып тора. Үзенең гүзәл шигырьләре белән генә түгел, күңел кылларын сыкрата торган язмышы белән дә. Әйтергә кирәк, Туфан – Сталин төрмәсенең бөтен газабын кичергән, 16 ел гомерен туган җиреннән читтә үткәргән кеше. Шигырьләрендә моң, сагыш, сагыну шуңа бәйләнгәндер дә. Күпме еллар буе яраткан хатыныннан, кызы Гөлгенә белән улы Идегәйдән аерылып читтә яшәгәндә йөрәгенең ничек сыкравын үзе генә белгәндер.

Ә хәзер дәресебезне Х.Туфан сүзләренә Сара Садыйкова көй язган “Казан кичләре” дигән җыр белән дәресебезне тәмамлыйбыз.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Тукай! Татар халкы телендә, күңел түрендә яңгырап торган бу исемнең халык өчен нинди кадерле, аның язмышында никадәр әһәмиятле икәне шөбһәсездер. Нигә шулай, берәүләр, ижаты белән әдәбиятта тирән эз калдырып та, халыкныкы булып китә алмый, икенчеләре, әдәбият тарихына гына тугел, халык тарихына җуелмас битләр яза. Г.Тукайга багышланган инша.

Г.Тукай – татар халкы күгендә якты йолдыз.

Күңел берлән сөям бәхтен татарның,

Курергә шаһлыгын, тәхетен татарның.

Татар бәхете өчен мин җан атармын:

Татар бит мин, үзем дә чын татар. ”

Тукай! Татар халкы телендә, күңел түрендә яңгырап торган бу исемнең халык өчен нинди кадерле, аның язмышында никадәр әһәмиятле икәне шөбһәсездер. Нигә шулай, берәүләр, ижаты белән әдәбиятта тирән эз калдырып та, халыкныкы булып китә алмый, икенчеләре, әдәбият тарихына гына тугел, халык тарихына җуелмас битләр яза.

Тукай феномены, Тукай талантының бөеклеге һәм яшәү көче хакында күп уйландым мин. Бу уйланулар бер нәрсәне ачык аңларга ярдәм итте: халык язмышы милләт язмышыннан аерылгысыз, халык өметләрен һәм әрнүләрен, сөенечләрен һәм тормышын сурәтләгән иҗат кына озын гомерле, кадерле була икән.

Г.Тукай 1886 елның апрелендә дөньяга килә. Балачагы. ятимлек ачысын татып үтсә дә , язмышында зур роль уйнаган изге күңелле кешеләр яхшылыгы , туган як табигатенең гүзәллеге аны шагыйрьлеккә әзерләгән. Инде 1905 елда Тукайның шигырьләре басыла, үзе таныла башлый. Ләкин бу иҗат гомере 1913 елда туктап, өзелеп кала. Нибары унсигез елга сузылган бу юл Г.Тукайга мәңгелек дан, исем, дәрәҗә алып килде.

Жисми яктан шагыйрь тормыштан китсә дә, еллар үткән саен Тукай шәхесе безгә якыная, кадерлерәк була бара. Аның тарафыннан иҗат ителән 400 дән артык классик шигырь , 9 поэма, 350 дән артык чәчмә әсәре чын татар телендә язылуы, телнең нәфислеге һәм саф булулары белән аерылып тора.

Тукай ижаты куптән инде халыкара хәзинәгә әверелде. Ул татар әдәбиятында дөнья халыкларының телләренә иң күп тәржемә ителгән әдип. Тукай иҗаты дөнья мәдәнияты бакчасындагы татар чәчәге ул. Үзе дә төрек, гарәп, фарсы, рус, казах, татар телләрен яхшы белеп Пушкин, Лермонтов , Толстой, Крылов, Некрасовны, рус теле аркылы көнбатыштан Байронны, Шекспир, Гейне, шәрыкътан оригиналда Хафиз, Сабир, Сәгъди, Низаминыукыган, тәржемә иткән, алар иҗаты белән татар халкын һәм башка төрки халыкларны таныштырган язучыларның беренчесе.

Шуңа күрә дә безнең куңелләрдә, йөрәкләрдә, Тукай рухы, Тукай шигырьләре, Тукай моңнары. Тукай рухы яшәгәндә, Тукай моңнары яңгыраганда татар милләте, аның теле яшәр, киләчәге якты булыр!

­Роль Габдуллы Тукая – любимого татарского поэта – в моей жизни. Мой дед знал его.

Здесь:
О Тукае
Единственная любовь Тукая, которую он стеснялся всю жизнь.
О памятнике в СПб
Дополнительные материалы, которые предлагаю.

(В конце повествования предлагаю для родителей, учителей и заинтересованных читателей некоторые ссылки на сказки-мультфильмы Г. Тукая, рекомендую прочесть книги-биографии серии ЖЗЛ, в интернете можно найти аудиосказки, электронные варианты произведений писателей и поэтов)

«Габдулла Тукай родился в деревне Кушлавыч 26 апреля 1886 года. Его отец умер, когда мальчик был младенцем, а спустя 4 года скончалась и мать, оставив ребенка круглым сиротой. Отчим не стал брать на себя обязанности по воспитанию Габдуллы и передал его на руки деду, мулле Зиннатулле. Жизнь мальчика была нелегкой. В те времена всему народу жилось непросто, поэтому лишний человек в доме означал непредвиденные и нежеланные расходы.

Дед нашел удачное решение, отправив внука в Казань в приемную семью. Мальчика приняли с теплом и добротой. Но через 2 года названные родители заболели и отправили Габдуллу восвояси. Дома его никто не ждал. Дед вновь пустился на поиски приюта для ребенка.

Постоянные переезды, нищета, отсутствие внимание и заботы сказывались на мировосприятии Тукая, который рос истощенным и болезненным. Кров ему решился предоставить крестьянин Сагди, живший в селе Кырлай. Он тоже был беден, но лишние руки в деревне всегда были к месту. От тяжелого физического труда здесь было не сбежать никому, и в детстве Тукаю приходилось много работать.

В 1895 Габдулла Тукай подался к тете в Уральск. Он нашел приют в доме купца Усманова. Юноша начал учиться, посещая мусульманскую школу. Он стал учить русский язык и демонстрировать способности в разных направлениях. Окружающие обращали внимание на его талант.

В 19 лет Тукай сделал первые переводы на русском языке. Произведениями, над которыми он работал, оказались басни Ивана Крылова. Поэзия так увлекла молодого человека, что он стал переводить работы русских литераторов на татарский язык, знакомя публику с талантами великих поэтов и писателей.

Поэзия и общественная деятельность

Тукай предпринял путешествия вдоль Волги. Он побывал в Астрахани, где познакомился с местными активистами. Весной 1912 года поэт отправился через Уфу в Санкт-Петербург, где к тому моменту сосредоточились революционные идеи и продвинутая интеллигенция. Впечатление от поездки закрепило знакомство с поэтом Нариманом Наримановым, революционером Муллануром Вахитовым и писателем Мажитом Гафури.
Проблемы со здоровьем, уже в этот период дававшие о себе знать, не остановили поэта. Из Петербурга он поехал в Троицк, а оттуда держал путь в казахскую степь, надеясь на чудодейственное лечение кумысом. Вернувшись в Казань, Габдулла Тукай понял, что начинающаяся чахотка не отступает. Высокая нагрузка и плохие условия существования усугубляли ситуацию. Но воинственный настрой не исчезал со страниц его произведений.

Личная жизнь

По воспоминаниям современников, Габдулла Тукай сторонился девушек, стесняясь собственной внешности. Худой и невысокий, с бельмом на глазу, вынуждавшим носить темные очки, он не верил, что может кому-то нравиться. Поэт не слыл модником, потому что не позволяли финансы, да и интереса к этому не было. Деньги в его кармане периодически появлялись, ведь публикации приносили гонорары, но Тукай не умел копить: он раздавал в долг без возврата, устраивал дружеские вечера, помогал знакомым.

Девушки то и дело оказывали Габдулле знаки внимания, поджидая у редакции, а поэт избегал любых встреч. Зайтуна Мавлюдова, купеческая дочь, также мечтала о знакомстве с Тукаем. Она обратилась за помощью к родственникам. Фатих Амирхан представил девушку поэту, когда тот играл с коллегами в карты в издательстве. Первая встреча была краткосрочной: Тукай не проявил интереса, и Зайтуна ретировалась. Всего молодые люди виделись 5 раз.

Вторая встреча состоялась случайно: Тукай заметил девушку из окна трамвая и приветствовал ее. В третий раз инициативу проявила Зайтуна. Их общение продлилось чуть дольше. Тукай был несмел, постоянно собирался уйти, а влюбленная Зайтуна удерживала его под любым предлогом. Четвертое свидание дало Тукаю возможность чувствовать себя свободнее.

Они вместе провели время после литературного вечера, прогуливаясь по улице. В пятый раз молодые люди встретились в редакции. Зайтуна уезжала из Казани в Чистополь и зашла попрощаться. Габдулла обещал прийти на пристань проститься и не пришел.

Спустя 5 лет, когда Тукай был на смертном одре, Зайтуна приехала навестить его в больницу. Она дожидалась разрешения войти в палату, но Габдулла запретил это. Позднее девушка вышла замуж за церковного служителя, ее сын и внучка стали поэтами. Перед смертью женщина просила похоронить ее как можно ближе к могиле Тукая. На его надгробном камне высечены строки из стихотворения, посвященного возлюбленной.
Личная жизнь Габдуллы Тукая не сложилась. У него не было жены и детей. Вплоть до самой смерти в его сердце теплились чувства к Зайтуне.

Смерть

Биография татарского поэта коротка. Он скончался в возрасте 26 лет в апреле 1913 года. Причиной смерти стала чахотка, осложнившаяся голодом. Работа в пыльной типографии в 1912 году обострила заболевание. Смерть Габдуллы Тукая стала потерей для литературы и искусства.

Сейчас интерес к творчеству поэта, публициста и переводчика поддерживается на государственном уровне. В память о Габдулле Тукае открыт литературный музей в Казани. В сквере на улице Пушкина, названном в его честь, стоит памятник писателю, а его фото украшают учебники по литературе. Его персоне посвящен официальный сайт, где описана биография Тукая и приведены примеры произведений.

Библиография

29 марта 2011, 10:00

…не
Сегодня он встретил тебя на улице, поклонился;
Он и этому рад: разве не безумец?
Читала ли ты в Коране хвалу?
Это о тебе сказано: «Нет другой
ни на востоке, ни на западе!

— Без укучылардан Габдулла Тукайның мәхәббәт лирикасы турында сораулар алдык. Тукайның иҗатында мәхәббәт лирикасы аз урын алган, гомумән мәхәббәт турында шигырьләр язмаган дигән фикер бар. Бу чыннан да шулаймы?

«Җир яшәрмәс, гөл ачылмас — төшми яңгыр тамчысы;
Кайдан алсын шигъре шагыйрь, булмаса илһамчысы».

Анда бит бөтен Көнчыгыш образлары кергән. Ул шулкадәр көчле интонация белән язылган. Сүз уңаеннан, Тукайның иң матур, иң камил формада язган шигырьләре – нәкъ менә мәхәббәт шигырьләре. Образлылык ягыннан да бу аның иң кызыклы шигырьләре. Аның бит иҗатында биографик, тормыштан кергән фактлар күп. Ә мәхәббәт шигырьләрендә абстракция көчле. Соңгы шигырьләрендә, Зәйтүнәгә һәм башкаларга багышланган шигырьләрендә конкретлылык та бар. Шулай да шигырьне гомуми планда аңлатасың икән, аның укучысы күбрәк, аңлаучысы күбрәк. Гомумләштергән образлар белән язу ул чор укучысы өчен кызыклырак булгандыр дип уйлыйм мин. Бер яктан, Тукайның мәхәббәт лирикасы үзенчәлекле — аның иҗатында башка образлар системасы белән аерылып тора. Икенче яктан, структур планда иҗтимагый лирикасын да кабатлый. Һәр строфа эчендә каршылыклар. Әсәрнең гомуми каршылыгы, аның көчәеп баруы, иң соңгы строфага җиткәч шартлар хәлгә китерүләре шушы шигырьләрне бик эффектлы итә.

Рифә Рахман: Тукай кызлар белән йөрмәгән дә, кызлар өчен язмаган дигән стереотип бар. Тукайны укымаучылар, аның биографиясе белән өстән генә таныш кешеләр шундый фикер йөртә ала. Зур шагыйрь бервакытта да тормыштан гына этәрелеп язмый. Әгәр кеше гашыйк булгач кына мәхәббәт шигыре яза ала икән, ул профессионал түгел. Мин, мәсәслән, илһам килгәнне көтәм әле дигән кешеләргә бераз көлеп карыйм. Габдулла Тукай – теләсә нинди темага, теләсә кайвакытта яза алган шагыйрь. Мәхәббәт шигыре язар өчен бернинди пассиялар, музалар кирәк булган дип санамыйм. Зөфәр абый әйткәнчә, эчке мәхәббәт табигатькә, ата-анага, балага булган мәхәббәт аша да мәхәббәт аша чагылырга мөмкин. Карагыз, аның баласы да булмаган бит, ә балалар өчен нинди шигырьләр язган.

— Тукайның мәхәббәт лирикасына нинди мотивлар хас булган?

Зөфәр Рәмиев: Ул һәрчак оптимистик рухта булмаган, бу аның язмышы белән дә бәйле. Тукай хатын-кызның матурлыгын күрә белгән. Көнчыгыш поэтикасына хас образлар да булган. Шул ук вакытта да шул замандагы моментлар да чагылган. Һәм ул тукта, мәхәббәт турында языйм дип түгел, ә, мәсәлән, трамвайда барганда Зәйтүнәгә баш селкеп калганнан соң шигырь яза. Реаль тормыш детале белән бәйлелек, минемчә, шигырьне укучыга аеруча якынайта. Мәхәббәт лирикасының мотивлары – бергә була алмау, күңеле төшкән кызны идеаллаштыру, үзен кечерәйтеп күрсәтү. Физик кимчелекләре дә йогынты ясагандыр. Зәйтүнәнең тырышлыгы белән алар өч-дүрт мәртәбә очрашканнар. Мәхәббәте төшсә дә, шул мәхәббәткә Тукай үзен лаек түгел кебек тапкан. Мәхәббәтнең киләчәген матур тормыш кору белән бәйли алмаган дип уйлыйм.

— Көнбатыш авторларыннан да үрнәк итеп алганмы Тукай мәхәббәт лирикасында?

Зөфәр Рәмиев: Гейне, Гете әсәрләре белән дә таныш булган. Татар әдәбияты нәкъ менә Тукай чорында Көнбатышка ныграк игътибар итә. Көнчыгышны да кире какмый. Дөрес, Көнбатыш рус әдәбияты аша керә. Тукай гарәп-фарсы, төрек телләрен дә белгән. Аның немец телен өйрәнәсе килгән дигән истәлекләр бар. Тукай шактый алдынгы мәдрәсәдә укыган, Казанга килгәч тә, белемгә омтылган. Аннары Уральскида өч класслы рус мәктәбен тәмамлау да аңа Көнбатыш, рус әдәбиятына якынаюга этәреш ясаган. Аннары, минемчә, аның Казанга килүе дә, мондагы әдәби тормыш, вакытлы матбугат, театрлар тирән фикерләүгә мөмкинлек тудырган.

Илһам Гомәров: Казанга килгәнче үк, Җаекта яшәгәндә дә, ул Казан белән тыгыз элемтәдә торган — хатлар алышкан, китапларын чыгару турында килешкән. Аның Казан белән танышлыгы Казанга килгәнче башланган. Ул Казанга өенә кайткан шикелле кайткан.

— Кызлар Тукайга игътибар иткән, ә ул алар белән аралашмаган, оялчан булган дигән стереотип бар. Ул чынлыкка туры киләме?

Зөфәр Рәмиев: Ул аралашырга бик атлыгып тормаган, ләкин туры килгәндә матур итеп сөйләшкән. Мәсәлән, Әхмәтгәрәй Хәсәнинең Васильевода дачасы булган. Анда аның хатыны Зәйнәп Хәсәни дә булачагын белгәч, Тукай аларга барудан баш тарткан, аны чак күндергәннәр. Ләкин очрашкач, озаклап сөйләшеп утыралар

Илһам Гомәров: Фатих Әмирханның шулай ук туганрак тиешле бер сеңлесе белән утырганда Тукайның ишекне ачып каравы һәм бүлмәдә кызлар да бар икәнен күргәч шунда ук ябып кую турында Әмирхан истәлекләрендә телгә алына. Бу аның характер үзенчәлеге дә булган. Минем уйлавымча, Тукай иҗатында мәхәббәт лирикасы юк дигән сүз чыннан да электән килгән стереотип фикер.

Зөфәр Рәмиев: Ул вакыттагы истәлекләрдә дә бераз куерту булган бит инде.

Илһам Гомәров: Аннан уйлап карасаң, ул 27 яшендә дөньядан китеп барган икән, аның яшьлек гомере дә бары сигез-ун ел дәвам иткән. Соңгы елларда авыруы да көчәеп китә бит. Бу электән килгән хисне, күрәсең, тагын да арттыра. Ул вакытларда аралашуын ул бигрәк тә чикли. Бәхетле тормышка корылган гаилә төзи алмачакмын дип уйлый күрәсең.

— Габдулла Тукайның Зәйтүнә Мәүлүдова белән аралашу тарихы билгеле. Аның турында сөйләп китегезче – ул кем булган? Алар ничек танышканнар, аралашканнар?

Чистайда Зәйтүнә Мәүлүдованың Бәдриҗиһан исемле апасы булган. Алар – Фатих Әмирханга кодачалар. Без үскәндә дә тере шагыйрь, тере язучы күрү кызык иде, ә кызлар тере шагыйрьләрне бигрәк тә яраталар – бу күптәннән килгән матур традиция дип саныйм мин моны. Казанга килгәч, Зәйтүнә Фатих Әмирханнан Тукай белән таныштыруны сорый. Аңа кадәр ул аның шигырьләре белән таныш булган – алар Чистайда вакытлы матбугатны, Казан газета-журналларын, Уральск матбугатын укып барганнар. Тукайны инде 1906-1907 нчы елларда ук таныганнар. Фатих Әмирхан ул вакытта «Әл-ислах» газетасын языша. Алар редакциягә киләләр. Зәйтүнә белән Тукай белән өч мәртәбә очрашалар. Һәр очрашу кыенлык белән уза – Тукай я чыгып китә, я салкынлык күрсәтә. Ләкин бер кичә алдыннан ул Зәйтүнәгә контрамаркамы, билетмы бирә, Кичәдән соң очрашырга сөйләшәләр, ләкин очраша алмыйлар. Тукай Зәйтүнәне киткәндә озатырга төшмәкче була, ләкин соңарган дип әйтәләр, ул пристаньга төшә алмый. Бу турыда хикәя дә бар.

Бер яктан, Тукай Зәйтүнәгә һич тә битараф булмаган, икенче яктан, сәламәтлеге булмау, күзендәге табы аркасында мәхәббәт хисләрен куертудан үзен-үзе тыеп торган.

— Габдулла Тукайның язмышында Зәйтүнә туташтан башка хатын-кызларның булуы билгелеме?

Зөфәр Рәмиев: Аны конкрет әйтмиләр, ләкин профессор Рәфыйк Нәфыйков Уральскида чакта Тукайның күзе төшкән икеме-өчме кыз турында яза – кызык, аларның исемнәре Фатыйма булган.

Илһам Гомәров: Берара Тукайның иптәшләре дә аны башлы-күзле итү мәсәләсе белән йөреп алалар. Ул барыбер барып чыкмый инде.

Зөфәр Рәмиев: Ул вакытта мәхәббәт шигырьләре язу татар әдәбиятында зур урын алган дип уйламыйм.

Зөфәр Рәмиев: Тукайның лирикасы бик бай – мәхәббәт темасы да, башка темалар да чагылыш алган. Шул ук вакытта ул төрле жанрларда иҗат иткән – аның мәдхияләре, мәрсиялары, газәлләре бар. Ул шул жанрларга туры китереп тә язган. Анда традиционлык та, яңалык та бар.

Илһам Гомәров: Мәхәббәт төшенчәсен төрлечә биреп була бит. Гомәр Хәйямне мәхәббәт шагыйре дип әйтәбез. Шул ук вакытта мәхәббәт тышчасына ул бөтен кешелекнең яшәеш фәлсәфәсен, дөнья, вакыт агышы фәлсәфәсен – барсын да дүртьюллыкта бирә алган. Тукай аларны укып, шигъри традицияләрне кабул итеп үскән.

Читайте также:

      

  • Сочинение яшь ана нэжип думави
  •   

  • Ирина заярная как писать сочинение скачать
  •   

  • Матренин двор отзыв сочинение
  •   

  • Сочинение как я отношусь к поступку дуни
  •   

  • Сфу баллы за итоговое сочинение

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *