Автор: Валеева Ландыш Айратовна
Класс: 8Г
Школа:РТ, г.Альметьевск МАОУ СОШ №16
Руководитель: учитель татарского языка и литературы
Гимадиева Гузель Самигулловна
Г.Тукай – халыкның үз баласы.
Г. Тукай- халыкның сөйгән, халык тормышын кайгырткан, аның уй-кичерешләре белән яшәгән, бервакытта да, җаны-тәне белән аннан аерылмаган шагыйрь.
Г.Тукай үз иҗатында халык моңнарын, халык яшәешен иҗ биек дәрәҗәдә дөрес чагылдыра алган. Бер яктан ,ул халык әдәбияты белән нык кызыксынган, икенче яктан, ул һәрвакыт гади катлам кешеләре белән аралашкан, аларның кичергән шатлыкларын уртаклашырга, хәсрәтләрен үз йөрәге аша уздырырга тырышкан.
Г.Тукай якшәмбе көннәрендә “Мотыйгыя”дагы шәкерттәше Ярулла Морадый белән Хан мәйданында уздырыла торган халык ялына чыга торган булган. Ул вакытта Кремль тирәсендәге табигать хозур: агачлар үсә, Казансудагы дулкын шаулары да ишетелеп тора. Тукай уйнаган-көлгән, су коенган һәм солдатлар тарафыннан уйнала торган көйләрне бик бирелеп тыңлаган.
Тукай кая гына барса да, аның янына шул төбәктә, шәһәрдә, авылда яшәгән татарлар җыела торган булган. Халык арасыннан күтәрелгән һәм тугры язган шагыйрьне күрү, аның белән әңгәмә кору һәркем өчен мәртәбә булган.
Тукай опера да тынлый, театрларга да йөри,әмма барыннан да бигрәк халык җырларын ярата. “Уел”, “Ашказар”, “Әллүки”, “Зиләйлүк”, “Порт-Артур”, “Әминәкәй гүзәлем” кебек борынгы җырларны, иҗтимагый вакыйгаларга бәйле туган халык фольклорын аеруча ярата ул.
“Шәрык” клубындагы кичәләрдә барлык төрки халыкларның көйләре уйнала. Бервакыт Г.А.Трейтер ханым онытыла башлаган татар көйләрен җырлый. Зыялылар аңа рәхмәт хаты язалар, һәм имза куючылар арасында тукай фамилиясе беренче тора.
Тукайны үзе исән чагында ук Хәбибрахман Зәбири, Фатих Әмирхан һәм башка зыялылар халык шагыйре дип атаганнар. Борһан Шәрәф “габдулла Тукаев” исемле бер мәкаләсендә шагыйрьнең һәр әсәре, басылып чыгу белән, халык тарафыннан яратылып укыла, ятлана, телләрдән телләргә күчеп йөри, ди. Халык күп йөргән әдәби кичәләрнең берсе генә дә Тукай катнашлыгыннан башка узмый. Аларда яңа әсәрләре укылмый калмый. Һәм милләтнең һәр сыйныфы, һәр яшьтәге баласы аны ярта.
Г.Тукайның балалар өчен махсус язылган әсәрләре генә түгел, “Печән базары, яхүд Яңа Кисекбаш” кебек олыларга юнәлтелгән җитди әсәрләре дә мәктәп дәреслекләре сыйфатында файдаланыла. Димәк, Тукайны һәр бала белеп, үз итеп үсә.
Кайчандыр халыктан үсеп чыккан олы шагыйрь турында аның иң якын дусты Фатих Әмирхан тхбәндәге сүзләрне язып калдырган:
“Һәрбер талант зурая һәм акрынлап үсә.
Мөстәкыйль шагыре булган бер әдәбият- бәхетле әдәбияттыр”.
Без, бу сүзләргә өстәп, шуны әйтә алабыз: Тукай кебек каләм иясе булган халык – зур халыктыр.
Татарстан
Республикасы
Мамадыш муниципаль
районы
Муниципаль бюджет гомуми
белем бирү
учреждениесе
“Түбән Сон урта
гомуми белем мәктәбе”
Тукай турында
иншалар бәйгесенә
Г. Камал
…Аны халык бик яшьләй үз шагыйре итеп таныды; аны аңлады, ул
җырлаган нәрсәләрнең үз рухындагы нәрсәләр икәнен тойды… Шәхси тормыштан
мәхрүм Тукаев үзенең шигырьләре, ул шигырьләрнең халык күңелендә яңгыраткан
яңгырашы белән генә яшәде, шул гына аңа тормыш иде.
Әгәр дә дөньяда бик
аз яшәп тә, күп эшләр эшләп киткән язучылар турында сүз бара икән, аның берсе,
һичшиксез, Габдулла Тукай булыр. Уйлап карасаң, кызганыч тормыш,
ятимлек михнәтләрен татыган, яшьли үлеп киткән шагыйрь язмышы бигрәк аяныч.
Шагыйрьнең туган ягы — инешле, чокырлы, урманлы
Казан арты. Монда әүвәл-әүвәлдән җирне урманнан яулап алганнар, җир азлыктан
халык иза чиккән. Монда зур сулар, зур болыннар да юк, биек таулар, кыялар да
юк. Казан артының исә төп матурлыгы Шүрәлеле калын урманнарында; кырыенда тал
куаклары сыгылып утырган, Су анасы яши торган буаларында; офык артыннан мәһабәт
Алып батыр кул болгап торган сыман күренгән җил тегермәннәрендә; тау
асларыннан, кеше гомерен санап, тыйнак кына челтерәп агып яткан чишмәләрендә.
Тагы бу якта унтугызынчы гасырның мәшһүр «ТаҺир-Зөһрә», «Бүз Егет» поэмалары
туган, монда, бу як халкында «Кыйссаи Йосыф» дигән мәшһүр поэма күп мәртәбәләр
күчерелгән, кулдан-кулга йөргән. Шул төбәкнең Кушлавыч авылында 1886 елның
26(14) апрелендә Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә Габдулла Тукай дөньяга килә.
Малай туып дүрт ай ярым үткәч, Мөхәммәтгариф хәзрәт үлеп китә. Тол калган
Мәмдүдәне (Габдулланың әнисен) Сасна мулласына кияүгә бирәләр. Бәләкәй Габдулланы
авылның Шәрифә исемле фәкыйрь бер карчыгына вакытлыча асрамага калдыралар. Әнә
шуннан шагыйрьнең газаплы, авыр тормышы башлана.
Дөньяда
бер генә шагыйрьнең дә җылылык эзләп үз гомерендә җиде-сигез хатынга «әни» дип
дәшеп караганы булмагандыр. Габдулла исә әнә шундый язмыш кичерә.
Бераз соңрак аны үз әнисе яңа гаиләсенә алдыра. Шагыйрьнең «Исемдә калганнар»
дигән автобиографик әсәрен укыганда шул урынга җиткәч, иркен сулап куясың:
рәхәткә тарыды сабый, дисең. Ләкин бу рәхәт озакка бармый: әнисе дөнья куя да,
Габдулла дөм ятим кала. Сасна мулласы бу ятимне Өчилегә — Габдулланың әнисенең
атасына кайтарып бирә. Монда исә үги әби. Күп балалы гаилә. «Үги әбинең алты
күгәрченнәре эчендә мин бер чәүкә булганга, мине җыласам — юатучы, иркәләним
дисәм — сөюче, ашыйсым-эчәсем килсә — кызганучы бер дә булмаган, мине эткәннәр
дә төрткәннәр…» Оядан
ояга күчеп җылылык эзләп йөргән бу сабыйга Кырлай мәрхәмәтлерәк булып чыга.
Беренчедән, бәләкәй Габдулла монда башка урыннарга караганда озаграк яши, хәтта
сабакка йөри башлый. Икенчедән, Кырлай авылында ул үзенең киләчәк иҗаты өчен
нигез булачак бик күп рухи байлык туплый. Казан
арты төбәге, аеруча Кырлай авылы — Тукайны шагыйрь иткән шартларның иң
әһәмиятлесе. Ак киндер алъяпкычлы, киндер бияләйле, татарча бүрек кигән эшчән
Сәгъди абзый — Тукайга рухи азык биргән тыйнак, эшлекле татар крестьяннарының
иң олы җанлысы. Кырлай тирәсе — бөтен буа-чишмәләре, кара урманнары,
уен-җырлары, йолалары белән Тукай-шагыйрьгә үз гомеренә җитәрлек рухи азык
биргән.
Ерак җирләрдә гомер уздырып, яңадан Казан артына кайткач, шагыйрь туган ягы
турында болай яза:
Җөмләтән
изге икән ич: инешең, чишмәң, кырың,
Юлларың,
авыл, әвен, кибәннәрең дә ындырың;
Һәр
фосулы әрбәгъәң: язың, көзең, җәй, кыш көнең,
Барча,
барча ак оек, киндер, чабата, ыштырың!
Һәм
көтүчең, этләрең, үгез, сыер, сарыкларың;
Барчасы
яхшы: бүре, җен, шүрәле, сарикъларың.
(сарикъ — карак)
Тукай барып урнашкан
нигез дә Казан артыннан: апасы Газизә, җизнәсе Галиәсгар Госманов… Ә Уральск
шәһәрендә өч мәдрәсә булган: «Мотыйгыя», «Рәкыйбия» һәм «Гайния». Җизнәсе
Тукайны «Мотыйгыя»гә урнаштыра. Мондагы
тормыш яшь Габдулланың рухына зур тәэсир ясый. Мәдрәсәдә әдәби рух бик көчле
була, мәдрәсә хуҗасы Мотыйгулла хәзрәтнең өендә рояль тора. Тукай аның улы
Камил белән тиз дуслаша. Камил исә — европача тәрбияле, Коръән Хафиз (яттан
белүче), җырчы, соңгы модада киенә, русчаны яхшы белә, гарәпчәне «су урынына
эчә»…
Белемгә сусаган Тукай
параллель рәвештә өчьеллык рус мәктәбенә кереп укый башлый. Мәдрәсәдә гарәп,
төрек, фарсы телләрен бик яхшы үзләштергән малай кинәт кенә рус һәм Европа
әдәбияты дөньясына чума.
1905
ел революциясе дулкыннары Уральскига килеп җиткәндә, Тукайга 19 яшь була. Революция
биргән мөмкинлекләрдән файдаланып, Камил Мотыйгый «Уралец» дигән газета нәшриятын
типографиясе белән сатып ала. Тукайның тормышында яңа этап башлана, һәм ул
типографиягә наборщик булып эшкә урнаша. Уральск большевиклары бу
типографияне революцион листовкалар тарату өчен файдаланалар. Ихтимал, шулар
йогынтысындадыр, Тукай 1905—1907 елларда бик кыю публицистик мәкаләләр белән
чыгыш ясый.
Уральск — шагыйрьнең
журналист һәм шагыйрь буларак канат ныгыткан урыны. 1905 елның сентябрендә үк
аның «Әлгасрелҗәдид» журналының реклама җыентыгында шигырьләре басыла.
Ноябрьдә «Фикер» газетасы чыга башлый. Бераздан «Әлгасрелҗәдид» күренә. Тукай инде
монысында фактик редактор. Хыялда сатирик журнал чыгару. 1906 елның июнендә
анысы да («Уклар») дөнья күрә. Монда да фактик редактор— Тукай. Кыскасы,
ул үз диңгезенә чума. Типографиядә кунып-төнеп эшли, берөзлексез шигырь,
мәкалә яза, тәрҗемә итә. Уральск шагыйре Габдулла Тукайны инде Казанда,
Оренбургта, Петербургта яхшы беләләр.
Әмма туган туфрак шагыйрьне Казанга тарта. Сигез яшендә калдырып чыгып киткән
Казан шәһәре аңа белем учагы, мәдәният учагы булып күренә һәм Уральскида язган
«Пар ат» шигырендә аның инде рухы белән Казанда яши башлаганлыгы күренә.
Һәм
1907 елның сары яфраклар белән түшәлгән Казан урамына атлы повозкага утырып
Тукай килеп керә. Еллар, еллар… Чыпта белән капланган чанада Уральскига
кадәр озын юл үткән малай — туган ягына өлгергән журналист,
канатлары ныгыган шагыйрь, ачы телле сатирик
булып, сәяси көрәшче һәм публицист булып кайтып керә.
1907 елның көзеннән Тукайның Казан чоры — халкына,
Ватанына шигъри сүзен әйтер өчен бирелгән биш ел да сигез айлык дәвере
башлана.
XX гасыр татар әдәбиятында Г. Тукай зур урын тота. Ул -демократик татар әдәбиятына
нигез салучыларның берсе. Патша самодержавиесе чорында хезмәт ияләренең ачлык-ялангачлык
һәм хокуксызлыкта яшәүләре турында җырлады ул һәм халыкны якты тормышка өндәде.
Шагыйрь кыска гына гомерендә дә татар поэзиясенең классик әсәрләрен тудырды.
Поэзиянең эчтәлеген тирәнәйтте, формаларын баетты. Тукай татар әдәби поэтик
телен үстерүдә дә чын новатор булды. Үзенең иҗаты белән халык шагыйре исемен
яулап алды.
Г. Тукайның әдәби мирасы бик бай. Революциягә кадәр аның әсәрләре аерым китап
булып татар телендә 55 тапкыр 110 мең данә тираж белән басылган.
Бөек
Октябрь социалистик революциясеннән соң, ягъни 1917 елдан 1965 елга кадәр, Г.
Тукай әсәрләре татар телендә 87 тапкыр 707 мең данә, рус телендә 27 тапкыр 343
мең данә, башка халыклар телләрендә 15 тапкыр 82 мең данә — барлыгы 129 тапкыр
1 миллион 132 мең данә тираж белән басылып чыкты.
Габдулла Тукай — халыклар шагыйре ул.
«Габдулла Тукай безнең дә шагыйребез», — ди үзбәк шагыйре Гафур Голәм.
Г. Тукай безнең көннәрдә дә халык телендә һәм халык йөрәгендә.
Аның образы сәхнәдә, музыкада, сынлы сәнгатьтә гәүдәләндерелә. Ф. Яруллин
«Шүрәле», Ә. Бакиров «Алтын тарак», Р. Гобәйдуллин «Кисекбаш» балетларын
яздылар һәм бу балетлар халык күңеленә кереп өлгерде.
Ф. Яруллинның «Шүрәле»
балеты Мәскәү, Ленинград, Киев, Саратов, Свердловск, Новосибирск, Горький,
Казан һәм башка шәһәрләрнең сәхнәләрендә, Англия, Болгария,
Чехословакия, Албания кебек чит ил театрларында зур уңыш белән барды.
Габдулла Тукай…. Бармы
икән безнең арада бу олы шагыйрь турында ишетмәгән, белмәгән кеше? Тукайның
моңлы җырларын җырламаган, тылсымлы әкиятләрен тыңламаган, шигырьләрен
яттан белмәгән бала…? Юктыр.
Дөньядан китеп барганда
Тукайга нибары егерме җиде яшь кенә булган. Шулай яшь булуына карамастан,
шагыйрь безнең йөрәккә мәңгегә кереп калган. Бөек Тукай безгә үлмәс әсәрләр
калдырган. Ул безне акыллы, тыйнак, гадел булырга өйрәтә, табигатьне, анда
булган бар тереклекне яратырга өнди. Аның әдәплелеккә, бөеклеккә, тәүфыйклыкка
өндәгән шигырьләрен һич онытырга ярамый. Нинди генә шигырьләрен укыма, гади,
аңлаешлы, хәтердә кала.
Әйе, Габдулла
Тукай иҗаты — серле бакча кебек, могҗизалы ил. Ул үзенә чакырып тора. Аның
әсәрләре шулкадәр кызыклы, мавыктыргыч, хәтта аерылып булмый,укыган саен
укыйсы килеп тора. Аның иҗаты чынлап та — мәңгелек. Тукай татар милләте, татар
халкы күңелендә бүген дә яши һәм яшәячәк! Аның иҗаты
беркайчан да онытылмас, чөнки ул — бөек шагыйрь!
Һәр татарның
йөрәгендә үз Тукае. Кемнәрдер аңа карап гыйбрәт ала, кемнәрдер соклана,
кемнәрдер үрнәк итеп, аны бүгенге көннәрдә дә үз йөрәгендә йөртә.
«Искиткеч талантка ия булган Габдулла Тукайның шигъри мирасы ул
бары тик татар шагыйрьләре милке генә түгел, ул барлык тугандаш республикалар
шагыйрьләре өчен дә кадерле һәм газиз…
Габдулла Тукай кебек искиткеч талантлар җитештергән татар
халкына дан!» — ди Азербайҗан шагыйре Сөләйман Рөстәм.
“Габдулла Тукай-халыкның үз баласы.”
26 апрель 2014нче ел
Максат:
1.Татар халкының күренекле шагыйре Г.Тукайның тормышы,иҗаты турындагы белемнәрен системага салу,гомумиләштерү.
2.Укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
3.Шагыйрь иҗатына кызыксыну, аның белән горурлану хисе уяту.
Дәрес тибы: гомумиләштерү.
Методлар: укытучы сүзе, әңгәмә,акыл штурмы,энергизатор,парларда,төркемнәрдә эшләү,җырлау.
Җиһазлау: Г.Тукай портреты,китаплар күргәзмәсе,слайдлар, шигъри карточкалар,интерактив китап.
Дәрес барышы
I.Оештыру өлеше.
1. Исәнләшү. Уңай психологик атмосфера тудыру.
2. ,,Кәефең ничек?” энергизаторы белән дәресне башлап җибәрү. Укучылар бер-берсенең хәлләрен сорашалар, теләкләр телиләр.
II.Актуальләштерү.
Укытучы. Әйтегез әле үткән дәрестә без кем турында сөйләштек?
-Татар халкының бөек шагыйре Г. Тукай турында.
— Әйе, бик дөрес әйттегез. Бүген дәресебездә бөек шагыйребез турында өйрәнгәннәрне искә төшерербез, ныгытырбыз. Дәресебезнең темасы ,,Тукай безнең йөрәкләрдә”.Ә хәзер экранга карагыз. Үткәннәрне искә төшерәбез.
( Видеосюжет карау).
Укытучы. Татар халкының бөек шагыйре Г. Тукай дөньяда нибары 27 ел яшәгән, бары тик 8 ел иҗат иткән. Шулай да гасырларга җитәрлек рухи байлык калдырган.
Иң элек бүгенге дәресебездә кирәкле булган сүзләрне һәм сүзтезмәләрне искә төшерик. (1 нче слайд)
( укучылар укыйлар, тәрҗемә итәләр)
аның балачагы
туган телне, табигатьне яратырга
белемле, эшчән булырга
замандаш Тукай
һәрвакыт безнең белән бергә
шигырь бәйрәме
Укытучы.Ә хәзер Г. Тукайның тормышын һәм иҗатын искә төшерү максатыннан ,,Акыл штурмы” үткәреп алабыз. Кагыйдәне искә төшерик:
— фикерләр кабатланмый,
— фикерләр күбрәк булган саен яхшырак,
— әйтелгән фикерләр тәнкыйтьләнми.
(укучыларга уйлар өчен 1 минут вакыт бирелә)
Тактада : Г.Тукай …
(укучыларның җавапларын укытучы тактага язып бара)
Укытучы. Яхшы балалар, Г. Тукайның тормышын һәм иҗатын яхшы беләсез. Бик матур фикерләр әйттегез. Кем Г.Тукай турында сөйләргә тели? (Бер укучы сөйли).
III. Яңа белем һәм күнекмәләрне формалаштыру.
Укытучы. Парларда эшебезне дәвам итәбез. Бирелгән биремнәр
нигезендә сораулар төзибез һәм җавап бирәбез.
Спроси у друга:
1) Где и когда родился Г.Тукай?
2) Как прошло детство Тукая?
3) В каких местах он жил?
4) Какие произведения Тукая он знает?
5) Чему учат произведения Тукая?
6)Где есть музеи Тукая в Татарстане?
(укучыларның җаваплары тыңлана һәм нәтиҗә ясала).
Укытучы. Г. Тукай балалар өчен бик күп шигырьләр, поэмалар иҗат итә. Аның китаплары безнең көннәрдә дә аеруча күпсанлы тираж белән
еш басылып тора. Талантлы рәссамнар аларга рәсемнәр ясый. Ә хәзер мин сезгә аның әсәрләреннән иллюстрацияләр күрсәтәм, ә сез нинди әсәрдән икәнен әйтерсез һәм төп геройларын атарсыз (слайдлар күрсәтелә).
1нче слайд. ,,Бала белән күбәләк”. (Бала, күбәләк)
2 нче слайд. ,,Шүрәле”. (Былтыр, Шүрәле)
3нче слайд. ,,Су анасы”. (Су анасы, малай, малайның әнисе)
4нче слайд. ,,Кызыклы шәкерт”. (Малай, Акбай)
5нче слайд. ,,Эш беткәч уйнарга ярый”. (Бала, кояш, сандугач, алмагач)
Ял минуты. ,,Алкышлар”
Укытучы. Ә хәзер төркемнәрдә карточкалар белән биремнәр эшләрбез. Кояш, алмагач, сандугачка санашып өч төркемгә бүленәбез. (Төркемнәрнең җитәкчеләре билгеләнә).
Карточкаларда Г.Тукай әсәреннән өзекләр бирелгән. Игътибар белән биремне укыгыз. Бирелгән өзекнең кайсы әсәрдән икәнлеген әйтергә һәм сәнгатьле итеп укырга кирәк. Бу әсәр белән шагыйрь нәрсә әйтергә тели?
1нче төркем. И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә — эш,
Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китрер җимеш.
Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел,
Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел.
2 нче төркем. Бик матур бер җәйге көн: өстәл янында бер Сабый
Ян тәрәзә каршысында иртәнге дәресен карый.
Чын күңел белән укый ул, кат –кат әйтеп һәр сүзен;
Бик озак шунда утырды, бер дә алмастан күзен.
3 нче төркем. Бик тынычлап сайрагыз сез, мин тимим сезгә, тимим;
Әллә иркендә торуның кадерен белмимме мин?!
Курыкмагыз – яхшы беләм, мин һич тә сезне ауламам;
Сайрагыз, тыңлап торырмын, тын да алмам, шауламам.
(Бу биремне эшләү өчен 5 минут вакыт бирелә.)
Укучыларның җаваплары тыңлана һәм нәтиҗә ясала.
Укытучы: Ә хәзер шигырь эчтәлегенә туры килгән мәкальләрне табып укыгыз. ( Мәкальләр язылган карточкадан шигырь эчтәлегенә туры килгәнен табып уку).
Ә хәзер парларда эшләвебезне дәвам итәбез. Ситуация буенча
диалог төзибез.
Товарищ идет в книжный магазин.Вы даете ему деньги и просите купить вам сборник стихотворений ГабдуллыТукая.Какой разговор произойдет между вами. (Укучыларның җаваплары тыңлана)
Укытучы. Ел саен 26 нчы апрельдә Шигырь бәйрәме уздырыла. Ул Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры янында үткәрелә. Бу көнне Тукай бүләге лауреатлары билгеле була. Тукай шигырьләре укыла, әсәрләре тыңлана (слайд)
Әхмәт Ерикәйнең Тукайга атап язылган ,, Тукай” шигыреннән өзек
укып китәм. Сез аны ничек аңлыйсыз?
Һәрчак безнең белән бергә-
Безнең замандаш Тукай.
( җавапларны тыңлау)
IV. Йомгаклау.
Укытучы. Әйе, чыннан да татар халкының Тукайга хөрмәте бик зур. Бүген дә Тукай безнең йөрәкләрдә. Аның шигырьләре-җырга, әкиятләре балетка әйләнде. Ә аның истәлекләре музейларда саклана. Төрле шәһәрләрдәге иң матур урамнар аның исемен йөртәләр. Дәресебезне татар халкының иң популяр, гимнына әйләнгән “ Туган тел “ җыры белән тәмамларбыз.
V. Өй эше.Сез дустыгызга Г.Тукай турында нәрсәләр сөйләр идегез? План төзегез һәм дәфтәрегезгә языгыз.
Билгеләр кую.
Дәрестә актив катнашуыгыз өчен сезгә рәхмәт, дәрес бетте. Сау булыгыз!
Г.Тукай – татар халкы күгендә якты йолдыз.
“Күңел берлән сөям бәхтен татарның,
Курергә шаһлыгын, тәхетен татарның.
Татар бәхете өчен мин җан атармын:
Татар бит мин, үзем дә чын татар…”
(“Үз-үземә”)
Тукай! Татар халкы телендә, күңел түрендә яңгырап торган бу исемнең халык өчен нинди кадерле, аның язмышында никадәр әһәмиятле икәне шөбһәсездер. Нигә шулай, берәүләр, ижаты белән әдәбиятта тирән эз калдырып та, халыкныкы булып китә алмый, икенчеләре, әдәбият тарихына гына тугел, халык тарихына җуелмас битләр яза…
Тукай феномены, Тукай талантының бөеклеге һәм яшәү көче хакында күп уйландым мин. Бу уйланулар бер нәрсәне ачык аңларга ярдәм итте: халык язмышы милләт язмышыннан аерылгысыз, халык өметләрен һәм әрнүләрен, сөенечләрен һәм тормышын сурәтләгән иҗат кына озын гомерле, кадерле була икән.
Г.Тукай 1886 елның апрелендә дөньяга килә. Балачагы. ятимлек ачысын татып үтсә дә , язмышында зур роль уйнаган изге күңелле кешеләр яхшылыгы , туган як табигатенең гүзәллеге аны шагыйрьлеккә әзерләгән. Инде 1905 елда Тукайның шигырьләре басыла, үзе таныла башлый. Ләкин бу иҗат гомере 1913 елда туктап, өзелеп кала. Нибары унсигез елга сузылган бу юл Г.Тукайга мәңгелек дан, исем, дәрәҗә алып килде.
Жисми яктан шагыйрь тормыштан китсә дә, еллар үткән саен Тукай шәхесе безгә якыная, кадерлерәк була бара. Аның тарафыннан иҗат ителән 400 дән артык классик шигырь , 9 поэма, 350 дән артык чәчмә әсәре чын татар телендә язылуы, телнең нәфислеге һәм саф булулары белән аерылып тора.
Тукай ижаты куптән инде халыкара хәзинәгә әверелде. Ул татар әдәбиятында дөнья халыкларының телләренә иң күп тәржемә ителгән әдип. Тукай иҗаты дөнья мәдәнияты бакчасындагы татар чәчәге ул. Үзе дә төрек, гарәп, фарсы, рус, казах, татар телләрен яхшы белеп Пушкин, Лермонтов , Толстой, Крылов, Некрасовны, рус теле аркылы көнбатыштан Байронны, Шекспир, Гейне, шәрыкътан оригиналда Хафиз, Сабир, Сәгъди, Низаминыукыган, тәржемә иткән, алар иҗаты белән татар халкын һәм башка төрки халыкларны таныштырган язучыларның беренчесе.
Шуңа күрә дә безнең куңелләрдә, йөрәкләрдә, Тукай рухы, Тукай шигырьләре, Тукай моңнары. Тукай рухы яшәгәндә, Тукай моңнары яңгыраганда татар милләте, аның теле яшәр, киләчәге якты булыр!
1
2
Тукай – халык баласы, аны халык үстергән (Тукайны ң балачагы) Кушлавыч. Ш ә риф ә карчык Ө чиле. Зинн ә тулла бабай Кырлай. С ә гъди абзый, З ө хр ә апа Казан. М ө х ә мм ә тв ә ли һә м Газиз ә гаил ә се Җ аек. Гали ә сгар ( җ изн ә се)
3
Тау башында салынгандыр безне ң авыл. Бер чишм ә бар, якын безне ң авылга ул. Авылыбызны ң ямен, суы т ә мен бел ә м, Шу ң ар к ү р ә с ө ям җ аным – т ә нем бел ә н… Туган авыл
4
М ө х ә мм ә тгариф – Габдулланы ң атасы. М ә мд ү д ә — Габдулланы ң анасы.
5
Н ә къ Казан артында бардыр бер авыл — Кырлай дил ә р; Җ ырлаганда к ө й ө чен тавыклары җ ырлай дил ә р. Г ә рч ә анда тумасам да, мин бераз торган идем; Җ ирне ә з-м ә з тырмалап, ч ә чк ә н идем, урган идем. Ул авылны ң,- һ ич онытмыйм,- һә р ягы урман иде; Ул болын, яшел ү л ә нн ә р х ә тф ә д ә н юрган иде. Зурмы? – дис әң, зур т ү гелдер, бу авыл бик кечкен ә ; Халкыны ң эчк ә н суы бик кечкен ә инеш кен ә.
6
Җ иктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап; Чаптыра атларны кучер, суккалап та тарткалап. … Ә йт ә ирт ә нге намазга бик матур, мо ң лы азан; И Казан! Д ә ртле Казан! Мо ң лы Казан! Нурлы Казан! Мондадыр безне ң бабайлар т ү рл ә ре, почмаклары; Мондадыр д ә ртле к үң елне ң хурлары, о җ махлары. Монда хикм ә т, м ә гъриф ә т һ ә м монда гыйрфан, монда нур; Монда минем нечк ә билем, җ ә нн ә тем һ ә м монда хур…
7
Габдулла Тукайны ң татар теленд ә чыккан кайбер җ ыентыкларыны ң тышлыклары.
8
Кырлай җ ирен ә аяк басып, мемориаль комплекс ягына борылуга кил ү чене Тукай ү зе каршылый. Ул ү зене ң кырлаена кайткан да, уйга чумган, туган як җ ылысына сыенган сыман. Тукай – Кырлай авылындагы мемориаль комплекс.
9
Габдулла Тукай теплоходы Казанда Г.Тукай исеменд ә ге урамны ң гомуми к ү ренеше. Г. Тукай исеменд ә ге Татар д әү л ә т филармониясе.
10
Җ аек–Г.Тукайны ң журналист һә м шагыйрь буларак ныгыган урыны. Бу юлда беренче адымыннан ук шагыйрь ү зене ң урыны хаклык, халык м ә нф ә гатьл ә ре ө чен к ө р ә ш һә м д ө реслекне чагылдыру булырга тиеш, диг ә н карашта торды елда чыга башлаган Фикер газетасыны ң беренче санында ук ү зене ң ә с ә рл ә рен бастыра. Ә лгасрел – җә дит һә м Уклар кебек журналларда к ү пл ә г ә н шигырь, м ә кал ә һә м фельетоннар бел ә н чыгыш ясый.
11
Килер заман, һ ә р язучыны ң ү зен, с ү зен в ә ш ә хси тормышын ин ә сенн ә н җ ебен ә кад ә р тикшереп чыгарлар ә ле. Габдулла Тукай ел.
Тукай! Татар халкының йөзе, аңы, намусы, йөзек кашы. Бу сүзләр юкка гына әйтелмәгәндер. Чыннан да, Тукай – ул татарның Пушкины, Даниянең Андерсыны, немецларның – Гетесы. Г.Тукай шагыйрь генə түгел, бəлки халкыбызның теле дə, рухы да, язмышы да. Ул чын мəгънəсендə татар халкының үз улы. Тукай иҗаты җиһанга ямь, яктылык, яшəү көче бөркеп, күңеллəрне җылытып торучы мəңгелек кояш кебек үзенə бер илаһи көчкə ия. Әдəбият күгендə нибары җиде-сигез ел ялтырап, үз йолдызлыгын-шигъри мəктəбен булдырган остазның мирасы бай һəм күптармаклы.
Габдулла Тукай 1886 елның апрелендә дөньяга килә. Балачагы ятимлек, фәкыйрьлек ачысын татып үтсә дә, язмышында зур роль уйнаган изге күңелле кешеләр яхшылыгы, туган як табигатенең гүзәллеге аны шагыйрьлеккә әзерләгән. Инде 1905 елда Тукайның шигырьләре басыла, үзе таныла башлый.
Тукай иҗаты белән без балачактан танышып үсәбез. Аның “Балага”, “Бала белән күбәләк”, “Сабыйга”, “Кызыклы шәкерт” әсәрләрен белмәгән кеше юктыр. Әдипнең матур тасвирлы шигырьләре белән безне матурлык һәм гүзәллекне хис итәргә өйрәтә, ул безнең рухыбызны тәрбия итә. Ул үзенең шигырьләрендә кешеләрне дөрес юлдан барырга өнди, ялкаулыктан, караклыктан, куркулыктан көлә, батырлыкны, уңганлыкны мактый.
Уку-гыйлем –татар халкының наданлыгы, артталыгы өчен борчылу, бу хәлдән чыгу юллары турында уйлану әдип иҗатында әйдәгән темаларның иң әһәмиятлеләреннән санала. Ул үзе халык хисләре белән хисләнеп, үзенең күңеленнән кайнап чыккан шигырьләре белән халыкның күңелен, үзенчә әйтсәк «шүрәлечә» кытыклый. Тормышыбыздагы җитешмәгән җирләребезне күрсәтә, көлә.
Халкыбызның тормышы, яшәеше, милләтенең иминлеге өчен әрнү туган җир белән бәйләп күрсәтелә. Чөнки туган җиренә булган мәхәббәте, аңа бар булмышың белән береккәнлек кенә кешене чын кеше итә. «Шүрәле» поэмасындагы Кырлай һәм Казан арты төбәгенең мәһабәт табигате, «Пар ат»та «Иртәнге намазга бик матур, моңлы азан әйткән дәртле Казан, моңлы Казан,
нурлы Казан» шагыйрьнең берүзенең генә түгел, бөтен татар халкының илһам бирер туган җире образы булып күтәрелә.
Габдулла Тукайның тагын бер асыл сыйфаты — татар җырын, татар моңын сөюе. Татар моңын нечкә йөрәге аша кабул итүе, җыр-моңга гашыйклыгы Тукайның шигырьләрен сыгылмалы, ритмлы, моңлы итә. Моны без генә түгел, үз заманында зирәк композиторлар да күреп ала белгән. Шуңа күрә Г.Тукайның күп кенә шигырьләренә көй дә язылган. Аның «Әллүки», «Тәфтиләү», «Зиләйлүк», «Туган тел» кебек җырлары шулкадәр халыклашты ки, аларны шагыйрь иҗат иткәне сизелми дә. Аларда һәркем үз күңелендәге хисләргә аваздашлык таба. «Туган тел» җыры исә соңгы елларда аеруча еш яңгырый. Күп кенә әдәби-музыкаль кичәләр, хәтта төрле җыеннар да шушы җыр яңгыравы белән тәмамлана.
Халыкны халык иткән икенче бер бөек хәзинәгә — туган телгә мәдхия җырлый Тукай. Бу тел аның өчен әткәсе-әнкәсе теле булган өчен кадерле, үз халкының әби-бабайлар аша килгән бөтен рухи тамырлары белән тоташтырган өчен якын, үзеңнең бар эчке дөньяңны ачып бирергә ярдәм иткән өчен кыйммәт, изге теләкләреңне Ходайга ирештерә алганы өчен газиз. Егерменче гасыр башында, татар халкының алдында нинди киртәләр, хәл ителмәгән мәсьәләләр торса, Габдулла Тукай шуларның бөтенесен үзенең ялкынлы йөрәге аша уздырып, шуларга җавап эзли, халыкның игътибарын җәлеп итә. Һәр яңа буын аңардан үзе өчен иң кирәкле фикерләрне, олы ләззәт биргән асыл энҗеләрне таба.
Г. Тукай образы сәхнәдә, музыкада, сынлы сәнгатьтә дә гәүдәләндерелә. Ф. Яруллин «Шүрәле», Ә. Бакиров «Алтын тарак», Р. Гобәйдуллин «Кисекбаш» балетларын иҗат итәләр һәм бу балетлар халык күңелендә зур урын ала.
Габдулла Тукайның әсәрләре татар мультфильмнары башында тора дип тә әйтергә кирәк. Чөнки иң беренчеләрдән булып, нәкъ менә аның “Шүрәле”, “Су анасы” әкиятләре, “Эш беткәч уйнарга ярый” шигыре, “Бала белән күбәләк”е буенча беренче татарча мультфильмнар эшләнгән.
Аның әсәрләре бик күп телләргә тәрҗемә ителде, шигырь җыентыклары йөзләрчә тапкыр бастырып чыгарылды.
Тукай… Йөз меӊнәрчә кешеләр зур горурлык һәм илаһи мәхәббәт белән телгә алалар бу исемне. Халкыбызның йөзен, рухи асылын чагылдыручы мактанычлы улларының берсе Габдулла Тукай еллар үткән саен биеккәрәк күтәрелә бара. Һәр буын ел саен апрель аенда Г.Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Татар халкы яраткан шагыйренең һәйкәле янына җыелып, аны котлый, чәчәкләр куя, шигырьләрен укый, җырларын җырлый.
Татарның бөек шагыйре Габдулла Тукай истәлеген һәм иҗади мирасын мәңгеләштерү максаты белән ЮНЕСКО халыкара оешмасы һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов 2011 елны Тукай елы дип игълан иттеләр. Бу – шагыйребезгә олы хөрмәт билгесе.
Бөек шагыйребез Габдулла Тукай иҗаты чынлап та — мәңгелек. Әдип татар милләте, татар халкы күңелендә бүген дә яши һәм яшәячәк! Тукай рухы яшәгәндә, Тукай моңнары яңгыраганда татар милләте, аның теле яшәр, киләчәге якты булыр
Габдулла Тукай иҗатында халык аывз иҗаты.
“И туган тел, и матур тел”- дигән Габдулла Тукай һәм шунда ук, матурлыгын сиздереп: “әткәм- әнкәмнең теле!”- дип өстәгән. Бу сүзләрдә күңел назы, бөтен җаның — тәнең белән ярату, өзелеп әйткән тойгылар җанлана.
Бөек шагыйребез Г. Тукай халык авыз иҗатына зур бәя биргән. “ Халык җырлары- безнең бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң кадерле вә иң бәһале бер мирастыр… Белергә кирәк ки, халык җырлары халкымыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә рушан көзгеседер. Бу – бертөрле сихерле көзгедер”- дигән ул. Әйе, халык авыз иҗаты – халыкның күңел көзгесе. Ул көзгедә тарих чагыла.
Татар халык авыз иҗаты әдәби һәм тарихи мирасыбызның гүзәл бер өлешен тәшкил итә. Анда без ерак гасырлар тавышын да, бүгенге көннәр аһәңен дә ишетәбез. Халык авыз иҗатының барлык төрләре дә кешеләрнең тормыш турындагы уйлануларын, тәҗрибәсен һәм хыял-омтылышларын чагылдыра. Шуңа күрә дә татар халык авыз иҗаты кебек олы мирасны читләтеп үткән, шул чишмәнең суын татымаган, аның гүзәллеге, тылсымлы көче белән илһамланмаган кеше юктыр дөньяда. Халык авыз иҗатын зур бер рухи йорт дип күз алдына китерсәк, әлеге йортның нигез ташларын бишек җырлары тәшкил итә.
Бишек җыры – ул табигатьтәге иң олы мәхәббәтне – ана һәм бала мәхәббәтен – чагылдыручы бер символ. Бишек җырлары белем һәм тәрбия бирүдә аеруча зур әһәмияткә ия. Әлеге әсәрләр моннан берничә гасыр элек үк барлыкка килгән. Аларның эчтәлеге еллар үткән саен камилләшә барган. Бишек җырларына мәшһүр татар классиклары Дәрдмәнд (Закир Рәмиев), Н. Думави (Нәҗип Тактамышев), Габдулла Тукай, Муса Җәлил һ.б. мөрәҗәгать иткән. Хәзерге чор әдипләре иҗатында да бу җырлар киң чагылыш таба.
Бишек җырларында нәрсә турында җырлана соң? Гадәттә, аларда баланың бәхетле, гыйлемле кеше булуын теләү чагылдырыла . Бишек җыры – ананың үзенчәлекле догасы ул. Бу уңайдан, Габдулла Тукай иҗат иткән “Бишек җыры”н искә төшереп үтик:
Әлли-бәлли итәр бу,
Мәдрәсәгә китәр бу,
Тырышып сабак укыгач,
Галим булып җитәр бу.
Гыйззәтем син, кадрем син,
Минем йөрәк бәгърем син ,
Куанычым, шатлыгым
Тик син минем, синсең, син!
Бөек Тукаебыз язган “Бишек җыры”нда баланы укымышлы, акыллы, галим итеп күрү теләге ята. Аның җырында “йолдызым, бәгырем, гыйззәтем, кадерем, куанычым, шатлыгым” кебек иркәләү, назлау сүзләре урын алган. Кеше дөньяга беренче аваз салуга, аны тудырган ана үзенең сабыена туган телендә «балам» дип эндәшә. Баланың беренче әйткән сүзе дә туган телендә яңгырый. Кеше үзенең иң саф хисләрен бары тик туган телендә генә белдерә ала. Бөек Тукай юкка гына үзенең иң кадерле кешеләре әти-әниләренә рәхмәт сүзләрен, алар рухына багышлаган догаларын туган телендә белдермәгән.
И туган тел! Синдә булган
Иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм
Әткәм-әнкәмне, Ходам!
Безнең халкыбызның күңел җәүһәрләре бары тик туган телдә генә сакланып калган. Бары тик туган телдә генә алар күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтә алганнар .
Тукай заманнарында еллар җиңел булмаган. Әниләребез һәм апаларыбыз. көннең-көн буена басудан кайтып кермәгән, урак урган, печән чапкан.
Шулай да, аларның йөзләрендә һәрчак елмаю, авызларында уен сүз һәм җыр булган. Үзләренең балаларын да гореф — гадәтләргә таянып тәрбияләгәннәр.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
Һәр милләтнең халык иҗаты булган энҗе-мәрҗәннәрен оста башкаручы җырчы, уенчыклары булган кебек, татар халкының да урман-болыннарының, чишмә- елгаларының, басу– кырларының моңын сайрый торган үз тургайлары бар.
Аулак өйләр һәрчак уен-көлке, җыр-бию белән гөрләп торган. Анда егетләрнең тапкырлыгы, кызларның матурлыгы макталган, татар халкының шаян биюләре, уен-такмаклары җырланган.
Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар , якын безнең авылга ул;
Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән.
Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның бу шигъри юллары, балачагыбызның онытылмас хатирәләре булып, әле дә күңелебездә саклана. Җир куеныннан көмеш балдаклар чыгарып ургылучы чишмәләр кемгә генә кадерле түгел икән? Безнең бала-чагыбыз, гүя, шуннан башлана, яшел чирәмле чишмә юлы олы тормышка юл күрсәтә. Чишмәләр белән беррәттән гореф- гадәтләребез дә сакланган, чөнки алар бер- берсен тулыландырып, матурлап торганнар.
Авылларыбызда һәр ел саен гөрләп каз өмәләре үткән, казларны чишмәләрдә юганнар, су юлларына , казларның киләсе елда да күп булып уңуын теләп, каз каурыйлары сипкәннәр. Шулай ук бәрә ат кичендә зәм-зәм суы алу йоласы, чишмә янында изге теләк теләү йоласы, яшь киленгә су юлы күрсәтү, чишмә суына көмеш акча салу, сөлгеләр элү йолалары булган.
Елгаларга таба челтер-челтер йөгерә торган чишмәләргә карап, без хыял аша балачак иленә, үткәннәргә кайтабыз, халкыбызның гореф – гадәтләрен искә төшерәбез, чөнки алар халык тормышының истәлек хатирәләре һәм олы тарихы турында сөйлиләр.
Татар халкының иң гүзәл бәйрәмнәренең берсе – Сабантуй бәйрәме. Габдулла Тукай үзенең мәшһүр “Шүрәле”сендә мәйданны, сабан туе һәм җыен белән беррәттән, аерым бәйрәм дип атый:
Бу авылның мин җыен, мәйдан, Сабан туйларын
Язмыймын куркып, еракларга китер, дип, уйларым.
Тукай гади шагыйрь генә түгел, ул тәрбияче дә. Аның нәниләргә язылган шигырьләре һәммәсе дә диярлек тәрбияви әһәмияткә ия. Мәсәлән: олыларга ихтирам, олы мәхәббәте “Бабай” шигырендә чагыла. Бабай инде картайса да, үз якыннары өчен һәрчак матур, сөйкемле.
Шагыйрьнең иҗатында бердәнбер җылы кочагы, аны шатландыручы да, күңелен юатучы да булып — табигать тора. Аның табигатькә булган мәхәббәте чиксез, саф. Казан арты, Кырлай авылы…Ул Тукай йөрәгендә аерым урын алып тора. Г. Тукайның чын-чынлап гади крестьян тормышы белән танышуы да, табигатькә якынаюы да , туган илгә, аның гүзәллегенә мәхәббәт хисләре бөреләнә башлавы да нәкъ менә шушы авылдан башлана. Туган җирнең гүзәллеге, андагы барлык җан ияләренең дә күңеленә якынлыгы, аларга соклану аның шигырьләрендә зур урын алган.
Шагыйрь күңеле нигездә сабыйныкы сыман. Аның «Бәйрәм вә сабыйлык вакыты” шигыре бар.
Сабый вактын сагынмакта һәр шагыйрь дә,
Ачы-тәмле хыялдыр бу һәр шагыйрьгә;
Бәйрәм җитсә, минем дә исемә төшә:
Уйнамакчы булам сыйбъян берлән бергә.
Әнкәемнең тавышлары колагымда:
“Гает җитте, тор, аппагым! ”
Бу шигырьне ныклап торып укып чыксаң, аның тирән мәгънәгә ия булуын беләсең. Тукай үзенең бала вакытта бәйрәм көннәрен, әнисенең җылы сүзләрен, ягымлы карашын, иртән уйнап йөргән чакларын искә ала. Кире әйләнеп кайтуларын сорый.
Шигърияте төп ике максатны күздә тота: тәрбияләү һәм танып-белергә өйрәтү.Тематик яктан бәяләгәндә, аның шыгырьләре күп төрле һәм үзенчәлекле. Бүгенге көндә балаларны тәрбияләүдә игътибар үзәгендә торырга тиешле татар милләтен, телен, туган җирен, аның гореф-гадәтләрен, фольклорын, әдәбиятын яратуы, горурлануы турындагылары аеруча әһәмиятле.
Татар бәхете өчен мин җан атармын,
Татар бит мин, үзем дә чын татармын,-
дип яза Г. Тукай 1906 нчы елда “Үз-үзенә” шигырендә. Милләтенә булган мәхәббәте, туган теленә хөрмәте, телнең бала тәрбияләүдә тоткан урынын билгели алуы бүгенче көндә милләтнең гимны булып әвәрләнгән “Туган тел” шигырендә дә ачык чагыла:
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Гомумән Тукай үзенең хезмәтләрендә матур әдәбиятның, халык авыз иҗаты һәм сәхнә әсәрләрен, рәсем сәнгатен, җыр һәм музыканы балага тәрбия бирүдә көчле чара дип исәпләвен белдерә.
Ф.И.О. ученика |
Класс |
Школа |
Ф.И.О. руководителя |
Номинация |
Мингалимов Алмаз Анасович |
7б |
МБОУ «Гимназия №4» |
Айдашева Кадрия Амирзяновна |
Литературное творчество |