Алмашлыклар кулланып мин каникулны ничек уткэрдем сочинение татарча

Все категории

  • Фотография и видеосъемка
  • Знания
  • Другое
  • Гороскопы, магия, гадания
  • Общество и политика
  • Образование
  • Путешествия и туризм
  • Искусство и культура
  • Города и страны
  • Строительство и ремонт
  • Работа и карьера
  • Спорт
  • Стиль и красота
  • Юридическая консультация
  • Компьютеры и интернет
  • Товары и услуги
  • Темы для взрослых
  • Семья и дом
  • Животные и растения
  • Еда и кулинария
  • Здоровье и медицина
  • Авто и мото
  • Бизнес и финансы
  • Философия, непознанное
  • Досуг и развлечения
  • Знакомства, любовь, отношения
  • Наука и техника


9

Сочинение на тему: Мин кышкы каникулны ничек уткэрдем? На татарском языке. СРОЧНО. ПОМОГИТЕ.

1 ответ:



0



0

Һәр ел фасылының үз матурлыгы бар. Ә миңа ак тунлы кыш ошый. Чана-чаңгыда шуарга, кар атышып уйнарга, тәгәрәтеп, Кар бабай ясарга була. Ә кар күп булса, уеннар тагын да кызыклырак. Биек таудан выжылдап очып төшәсең, күмәкләшеп, карда аунап аласың да, тирләп-пешеп өскә үрмәлисең, аннан тагын, тагын. Бер дә туйдырмый андый уеннар. Бияләйләр боз булып ката, битләр уттай яна, үзе шундый рәхәт!
<span>Дусларым белән тимераякта шуарга да яратам. Боз өстенә беренче чыгу белән җиңел генә шуып китеп булмый, әлбәттә. Таеп китеп, бозга барып төшкән чаклар да күп булды. Тик без аннан гына куркып кала торганмыни?! Шугалакка берничә тапкыр барганнан соң, хәйран шәп шуа башладым. Биючеләр бии-бии остара дигән кебек, мин дә шуа-шуа остардым. Кышкы каникуллар җитүгә чанада да, чаңгыда да, тимераякта да шуарбыз.</span>

Читайте также

Пирами́да Хео́пса (Хуфу), Великая пирамида Гизы — крупнейшая из египетских пирамид, единственное из «Семи чудес света», сохранившееся до наших дней.

Пирамида Хеопса входит в комплекс самых крупных египетских пирамид, расположенных на плато Гиза. Это — пирамиды Хеопса (Хуфу), Хефрена (Хафра) и Микерина (Менкаура). Архитектором Великой пирамиды считается Хемион, визирь и племянник Хеопса. Он также носил титул «Управляющий всеми стройками фараона». Более трёх тысяч лет (до постройки кафедрального собора в Линкольне, Англия, около 1300 года) пирамида являлась самой высокой постройкой на Земле.

Ближайшие 5 лет я думаю учиться. Поступлю на юридический и буду учить право. Жить буду в Москве. Если выучусь хорошо то пойду на прокурора или адвоката. Пять лет не так уж и много, значит надо стараться, и быть может у меня все получится.

Минем бер чын дустым бар.Ул ин яхшы.Мин анын белэн кечкенэ вакыттан бирле дус.Без анын белэн уйныбыз,колэбез,сойлэшэбез.Чын дус булса ул бик рэхэт!

My dad make wreaths
My sisiter exchange gifts with my brother
My friend wear costumes
Peter offer flowers and sweets
Ann eat traditional food
Her son watch parades
My grandma (grandmother) watch a firework display

Человек такое существо, которое может привыкнуть ко всему на свете… Боль со временем перестает быть такой ноющей, жара и холод становятся обыденными( это подтверждают жители Африки и Сибири 😉 ), и т.д. Но если эти чувства уже невмоготу, организм всего-навсего отключает жизненные функции… Поэтому, мой ответ — Да!)

Галиева Алсу Мирхазияновна

Рассказ ученицы про зимние каникулы.(По — татарский) 

Скачать:

Предварительный просмотр:

                                                Кышкы ялымның бер көне

     Менә  сагынып  көтеп  алган  кышкы  каникуллар  да  килеп  җитте. Сөенеч  өстенә    сөенеч  өстәп,  Кыш  бабай  тәмле күчтәнәчләрен өләшеп чыкты. Матур күлмәген кигән, матур  итеп  бизәлгән чыршы-сылукай да кунакка килде…  

      Менә без Айзат белән урамга чыктык. Бергәләп тау  ясадык. Киемнәребез юешләнгәнче  рәхәтләнеп  тау  шудык.  Ә аннары Кар бабай ясадык. Түгәрәк кар  шарларын берсе  өстенә икенчесен куя алмыйча шактый азапландык. Айзат кечкенәрәк бит әле, 1нче класста гына укый.  

     Тәрәзәдән безне әнием күзәтеп торган. Әллә безне  кызганып, әллә үзе дә кызыгып киткән, кар шарларын  куешырга әнием дә булышты. Аннары күмердән күзләрен, кишердән борынын  куйдык. Башына  чиләк  кигертеп, кулына  себерке  тоттырырга  да  онытмадык. Кар  бабаебыз  бик  килешле  килеп  чыкты. Соңыннан кар атышып уйнадык. Без уйнаганда ябалак –ябалак  кар яварга  тотынды.  Табигать  тагын да  матурланды.  Минем  кышкы  ялымның бер көне шулай бик  күңелле  узды! 

                                                                                              Сөләйманова Таңсылу      

                                                                  Актаныш районы

                                                                                       Татар Суыксуы урта мәктәбе

                                                               3 класс укучысы

Соленая снежинка

Тупое — острое

Акварельные гвоздики

Анатолий Кузнецов. Как мы с Сашкой закалялись

Заяц-хваста

Ур-ра! Ниһаять, зарыгып көтеп алган җәйге каникуллар да килеп җитте. Күпме рәхәтләнеп ял итәсе, елгада су коенасы, җәйге кояшта “кара чутыр” булганчы кызынасы, кулга кәгазь — каләм алмыйча, мәктәп турында уйламыйча яшисе бар…

Әйе, би-и-ик рәхәт булачак. Иртән: “ Мәктәбеңә соңга каласың!“ дип, йокыдан да уятмаслар, “Бүген ничәлеләр алдың?” дип теңкәгә дә тимәсләр. Әй, рәхәт тә инде син, җәй!

Шундый уйлар белән, каникулның беренче көннәреннән үк әбием янына кайтып киттем. Ә анда… Тирә — ягын урманнар әйләндереп алган авыл, авылыбыз яныннан гына бормаланып-бормаланып агып ятучы Агыйдел елгасы безне күптән сагынып көтә иде инде. Шуңа күрә иң башта, вакытны озакка сузмыйча, минем кебек кунакка кайткан малай-кызлар белән тизрәк елга кочагына ташландык. Әй йөзеп тә куйдык инде! Хәтта әбиләребезнең:” Барыбер су буенда ятасыз, каз-үрдәкләргә күз — колак булырсыз”,- дигән кисәтүләрен, ияртеп җибәргән каз-үрдәкләрен генә түгел, Роберт абый Миңнуллин шигырендәгечә я көндезге, я кичке ашка кайтырга да онытып җибәргәләдек. Андый чакларда берәребезнең әти-әнисе, я әби — бабасы килеп, безне “өшкертеп” алып кайтып китә иде китүен. Ләкин бу гына безне туктатамы соң? Икенче, өченче көнне дә шул ук хәлләр кабатланды әле.

Шулай су буенда күпме яткан булыр идек икән, белмим. Безне авылыбыз урманы үзенә “дәште”. Без, әбиләребез җитәкчелегендә, урманга менеп киттек. Ә анда җиләкләр пешеп ята икән ич! Нәкъ Тукай абый язганча: ”Күз ачып йомганчы, һичшиксез, җыярсың бер чиләк”. Урманда җиләк күп күбен, ләкин бу эш су буенда чупырдап яту түгел шул инде. Арыта да, чебен — черкиләре дә тынгылык бирми. Шулай да сер бирмәдек тагын. Җиләкләрнең соңгыларына кадәр урманга йөрдек әле. Беренчедән, һәрберебез белә: бу җиләкләрдән ясалган кайнатмалар, компотлар безне кыш буе сөендерәчәк әле. Икенчедән, яфрак астыннан күренер-күренмәс булып, “Мине өз! Мине өз!” дип утырган җиләкләр, әле йокларга яткач та, тынгылык бирмичә, урманга чакырып торалар.

Җиләк чоры үтәргә өлгермәде, әбием печән турында сөйли башлады. Шулай инде, кәҗә-сарыкларның да ашыйсылары килә бит. Без, бала-чагалар да, олыларга ияреп печән җыярга киттек. Анысы үзе тагын бер могҗиза икән ич! Сәнәк-тырмалар тотып, җылы якка очып китәргә җыенган кошлар кебек тезелеп баскан апа — абыйлар һәркайсы үз эшен шундый җитез, оста башкара. Алар арасында без дә, очарга өйрәнүче кошчыклар кебек җилпенеп йөрибез шунда. Кайчакта олыларның шулай оста эшләүләренә сокланып, кайчакта төрле яктан аңкыган үлән исләренә шаккатып, эшләгән эшемне дә онытып җибәргәләдем әле. Шундый тәмле исләр… әллә нинди кыйммәтле хушбуйларың бер якта торсын.

Ә беркөнне абыем мине балыкка барырга чакырды. Мин бик теләмичә генә риза булдым. Ә су буенда балык каптырып карагач, кайтасым да килмәде. Элек, ничек шул кармак башына ничә сәгатьләр буе карап утырып була икән, дип уйлый идем. Утырасың икән ул! Балыкларның кармакны уйнатуын, ниләр майтаруын карап утыруы үзе бер спектакль икән ич! Ә инде кармагыңа кечкенә генә бер балык та эләксәме?! Әкияттәге алтын балыкны эләктергәннән ким хис итмисең икән үзеңне. Шулай итеп, әбием әйткәндәй, миңа быелгы җәйдә “балык җене”дә кагылды әле.

Әйе, бик рәхәт, бик истәлекле һәм бик тә файдалы үтте минем җәйге ялым. Ял да иттем, әбиемә дә булыштым, үземә яңа шөгыльләр дә таптым. Бер дә сагынмам кебек тоелса да, мәктәбемне, китап-дәфтәрләремне дә сагындым әле.

Автор: Вильданова Алсу Илгизовна, ученица 7 В класса МАОУ «Средняя общеобразовательная школа №35 с углубленным изучением отдельных предметов», Республика Татарстан, г.Набережные Челны.

Руководитель: Салемгараева Лайсина Ильгизовна, учитель татарского языка и литературы 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *